tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөхтәсибәтләре «Туган тел ул – …» флешмобына кушылды
Татарстан мөхтәсибәтләре «Туган тел ул – …» флешмобына кушылды

Татарстан мөхтәсибәтләре «Туган тел ул – …» флешмобына кушылды

Туган тел көне алдыннан Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә “Туган тел ул – …” дигән темага флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – …» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, йә туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны Instagram-га куярга кирәк. Әлеге социаль акциягә Татарстан мөхтәсибәтләре дә кушылды.

Мәсәлән, Чаллының “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллаев шагыйрә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен укыды.

Ә менә Чүпрәле районы имамнары бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, кичә үткәрделәр.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен укыды.

Флешмоб бүген 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә, 21 февральдә, Туган тел көнендә оештыручылар иң кызыклы видеоязмаларны сайлаячак. Сайланган роликларның авторлары Татар китабы йортына чакырылачак, анда аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*