tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 5 нче номерлы фортны штурмлаган унбиш совет солдатына “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгән
5 нче номерлы фортны штурмлаган унбиш совет солдатына “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгән

5 нче номерлы фортны штурмлаган унбиш совет солдатына “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгән

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Калининград өлкәсе тарих-сәнгать музее филиалы – 5 нче номерлы форт хәрби-тарихи мемориаль комплексында булды.

Экскурсовод сөйләвенчә, әлеге форт Кенигсберг тирәсендәге боҗра юлы периметры буенча урнашкан 12 куәтле фортның берсе. 5 нче Форт 1878 елда төзелгән һәм «Король Фридрих-Вильгельм III» дигән исем ала.

Форт алты почмаклы, аның үзәгендәге төп корылманың зурлыгы 360 метрга 180 метр һәм ул 20-25 метр киңлектәге, 3-5 метр тирәнлектәге сулы чокыр белән  уратылган. Корылма эчендә солдатлар һәм офицерлар өчен казармалар, лазарет, кухня һәм ашханә, сугыш кирәк-яраклары складлары, азык-төлек, каравыл бинасы, котельный урнашкан булган.

1945 елның 8 апрелендә Кенигсберг штурмы вакытында 5нче номерлы форт  күп сәгатьлек аяусыз сугыш нәтиҗәсендә алына. Совет сугышчыларының биредә күрсәткән батырлыгы җиңүнең нигезе булып тора. Сугышчылар арасыннан 15 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аларның исемнәре мемориаль ташта мәңгеләштерелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*