enrutat
Баш бит / Әмир хәзрәт Миңлемуллин: «Арча районы мәчетләр саны буенча Татарстанда беренче урында тора»
Әмир хәзрәт Миңлемуллин: «Арча районы мәчетләр саны буенча Татарстанда беренче урында тора»

Әмир хәзрәт Миңлемуллин: «Арча районы мәчетләр саны буенча Татарстанда беренче урында тора»

Арчада иман йортларына илтүче сукмакларга тузан кундырмый торган халык яши. Районимамы Әмир хәзрәт Миңлемуллин белән сөйләшкәннән соң әнә шундый фикер туды. Аның белән яшьләрнең дингә карата мөнәсәбәте, милләтне саклауда диннең һәм телнең тоткан урыны турында да сүз куерттык.

– Әмир хәзрәт, Арчаны «телле төбәк» диләр. Ә «динле төбәк» дип әйтеп буламы?

– Арча районы мәчетләр саны буенча Татарстанда беренче урында тора – сүзне шуннан башлау дөрес булыр. 128 авыллы районда 86 мәчет эшли, тагын 6сы төзелә, Аллага шөкер. Һәр мәхәлләдә хәзрәтләребез, активистларыбыз, мәчет каршындагы курсларда өч мең ярым кешегә белем бирүче 150 укытучыбыз бар. Бездә дини, Аллаһкаякын кешеләр яши, дип төгәл әйтә алам. Хәтта юкка чыгу алдында торучы авыллардагы халык та үз мәчетләре булсын дип тырыша, иманга омтыла, Аллаһка мең шөкер. Авыллардагы мәчетләрнең күбесе авыл халкы көче белән төзелә.

– Димәк, киләчәктә Арчаның һәр авылында да мәчет булачак дип фаразларга мөмкин?

– Иншалла, булыр. Күп нәрсә халыкның үзеннәнтора бит. Әйткәнемчә, безнең халыкта мәчетләргә мохтаҗлык бар, дин йортлары алар өчен гаять зур кыйммәткә ия. Аннан соң, мәчетләр авыл күрке булып тору өчен генә төзелми бездә – сукмакларына тузан кунмый.

– Яшьләрнең дингә тартылуы сизеләме?

– Яшьләребез дә дингә бик ихлас, җылы карый, алдагы тормышларын дин белән бәйләргә омтыла. Араларында мәчетләргә ярдәм итеп, ягъни әйдәманбулып йөрүчеләр дә бихисап. Җомга намазларына яше дә, өлкәне дә мәчетләрне тутырып килә, Аллага шөкер. Кечкенә авылларда 20 – 30лап кеше җыелса, район үзәгендәге мәчетләрдә аларның саны 100дән арта. Миңа калса, бу – Арча халкының дингә карата булган мөнәсәбәтенең иң дөрес күрсәткече.

– Милләтне саклауда дин беренче урында тора, диючеләр дә,  вәгазьләрне русча укуныхуплаучылар да бар. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Без үз телебезне үзебез сакламасак, безнең өчен кем саклар соң аны? Тел дә, дин дә, гореф тә – барысы милләт өчен мөһим алар. Арча җирлегендәвәгазьләр бары тик татар телендә укыла. Балалар белән эшләгәндә, татар телен ныгыту өчен махсус курсларыбыз бар. Ләкин бу рус теленә бөтенләй каршы чыгу дигән сүз түгел: дини белемгә омтылучылар өчен мәдрәсәләрдә лекцияләр рус телендә дә каралган, кирәк кеше куллана ала.

***

Районның баш имамы белән без кайчандырмәгърифәтче, исламият галиме ГабденнасыйрКурсави укыткан мәдрәсәле Урта Корса авылы мәчетендә очраштык. Әлеге күркәм иман йортын 2014 елда эшмәкәр Вәдүт Вафин төзеткән.

– Балаларның дингә тартылуы туган ояларыннан башлана. Мәчет-мәдрәсәләрдә күргән-ишеткәннәре генә аз, әти-әнинең дә ярдәме, үрнәге кирәк. Күз алдында бит: мәчеткә йөрүче балаларыбыз иман йортында гаять тәрбияле, һич югы «әссәламегаләйкем»не онытмыйлар. Урамга чыктылар исә, ул «исәнмесез»гә әверелә, күркәм яулык-түбәтәйләр дә салына. Миңа калса, бу – әти-әниләрнең җаваплылыгы. Дөрес, халкыбызны диннән ерак дип әйтергә тел әйләнми. Тик Аллаһтан куркучылар сирәк.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*