tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр
Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр

Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр

23-24 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Түбән Сырга районының Әрәкәй авылында  “Милли мәгарифне үстерүдә  инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дигән  III төбәкара конференция үтәчәк. Аны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм өлкә татарлары конгрессы оештыра.

Бу чараның Әрәкәй авылында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Бу авыл үзенең үзешчән коллективы белән дан тота. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстаннан читтәге башка бик күп татар авылларыннан аермалы буларак биредәге мәктәптә балалар ана телебезне өйрәнү бәхетенә ия.

Бу конференциядә “Свердловск өлкәсе Татар конгрессы (Урал татарлары)” төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Марат Фәрдат улы Салиховка, “Мәгарифне үстерү институты” проректоры Ирина Константин кызы Подолякога, “Мәгарифне үстерү институты” чит илләр белән эшләү бүлеге методисты Гоар Арменак кызы Карапетянга, “Яшләр үзәге” туризм һәм туган якны өйрәнү бүлеге методисты Нона Альберт кызы Нагдалянга, Ирина Владимир кызы Сатымовага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*