tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсәкәйдә өлкә Сабан туе гөрләде
Әсәкәйдә өлкә Сабан туе гөрләде

Әсәкәйдә өлкә Сабан туе гөрләде

Әсәкәй җирлеге – өлкә Сабан туен үзендә бишенче тапкыр кабул итте. Оренбур төбәгендә 152 меңләп татар халкы яши. Иң күп татарлар яшәгән районнардан Әсәкәй санала. Район халкының дистәгә якын татар авылларында 50% артык милләттәшләребез гомер итә. Шулай ук районның да хакимият башлыгы төбәктә бердәнбер татар кешесе.Бу юлы Сабан туенда көтелгән кунаклар – Татарстанның Сарман районыннан иде.

Беренчеләрдән булып сәхнәдән авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар.Мактау кәгазьләре белән бүләкләр тапшырдылар.Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдус Дәүләтов – гореф-гадәтләребезне онытмаска чакырды.

Машина паркы да кызыгырлык иде. Беренче булып, чирәм җирләрдә эшләгән ретро трактор үтте.Ә менә 300 ат көче булган замана тракторларын яшьләр йортә.Әсәкәй районы- аграр районнардан санала. 30 ел дәвамында ул алдынгылар сафында. Элеккечә ашлык чәчәләр, иген игәләр, мал үрчетәләр. Бу парадка караганда, эшләре начар түгел.

Техника – шоу, аеруча, кызыксыну уятты. Сабантуй уеннары – барысы да гореф – гадәт буларак сакланып килә. Елдагыча, ярышларга үт күршеләрнең,төбәк юрткыларының иң яхшылары җыелды. Җанатарларга караганда, Сабантуйның ат чабышлары ипподром ярышларын хәтерләтте.

Җиңүчеләргә – иң кыйммәтле бүләкләр. Сарман районы вәкилләре үзләре белән алып килгән төрле музыкаль чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

“Без 100 җырчы – биючене алып килдек, шулар арасында 3 хореографик төркем. Безне әсәкәй җирлегендә бик яхшы каршы алдылар, зур рәхмәт аларга”, дип сөйләде Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин.

Балалар сәхнәсендә күп санлы ансамбльләрнең чыгышлары дәвам итте. Чыгымнарны татар милли-мәдәни мөхтәрият үз җилкәсенә алды.

“Өлкәдә әлеге елны күп Сабантуйлар үтте. Әсәкәйдәгесе – йомгаклау булачак. Бүген өлкә бәйрәмендә 2 меңләп кеше катнашты” , дип белдерде Региональ иҗтимагый оешма “Оренбург татар милли-мәдәни мөхтәрияте” рәисе Илдүс Дәүләтов.

Ә инде зур мәйданның бер өлеше төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен күрсәтүче бер кечкенә авылны хәтерләтте.Бәйрәмнең үзенчәлеге – төрле милләт утарларының күплегендә иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы утарлар арасында җиңүче дип Иске Колшәрип һәм Иске Мөэмин авылы утарлары танылды. Иң күп фотосессия, мөгаен, Иске Мөэмин авылыннан булган Мәрьям исемле кәҗә бәтие янында ясалгандыр. Бу хайванны бәйрәмгә алып килүдә үз сәбәпләре бар. Бу авылда элек-электән күпләп кәҗәләр асраганнар.

Мәйдан батыры – Богырыслан шәһәре егете Айрат Сәмигуллин, бу елда катнашкан өч Сабан туеның икесендә – абсолют батыр.

Татар халкы үзенең иң күңелле һәи борынгы бәйрәмнәре белән теләмичә генә саубуллаша һәм түземсезлек белән киләсе елгы бәйрәмне көтеп кала. Бу юлы өлкә Сабан туен үткәрүче Әсәкәй булса, киләсе елда ул өлкәнең башка районында үтәчәк.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбург өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*