tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ык буе Сабан туе-2019 абсолют батыры билгеле
Ык буе Сабан туе-2019 абсолют батыры билгеле

Ык буе Сабан туе-2019 абсолют батыры билгеле

Актанышта узган Ык буе Сабан туе-2019 абсолют батыры билгеле. Азнакайдан Айдар Алтынбаев абсолют батыр калган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә милли көрәш хөкемдары Ленис Вәлиев хәбәр итте.

Айдар Алтынбаевка авыр үлчәүдәге (90 кг дан артык) көрәшчеләр арасында тиңнәр табылмаган. Аңа тәкә бирелгән.

Беренче урынга олылар арасында төрле авырлык категорияләрендә (65, 75, 80, 90 кг) Раббани Нургалиев (Актаныш), Искәндәр Мортазин (Актаныш), Азат Габдерәшитов (Актаныш), Раил Сираев (Актаныш) лаек булган.

Татарстан Президентыннан махсус бүләк – автомобиль иясе инде гадәткә кереп киткән жирәбә буенча билгеләнгән. Машина ачкычлары Раил Сираевка тапшырылган.
2017 елда Ык буе авыллары Сабан туе – Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында, 2018 елда Азнакай районында үтте. Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан.

 

Гөлнар Гарифуллина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*