tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары башлана
Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары башлана

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары башлана

Җәйге каникул чорында гадәттәгечә Татарстан мөхтәсибәтләре балалар өчен дини тәрбия бирү чаралары оештыра. Традицион рәвештә республика мәчетләрендә укучыларга бай эчтәлекле танып белү, күңел ачу программалары әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны ала. Моннан тыш, яшүсмерләрне төрле интерактив уеннар, спорт чаралары, кызыклы экскурсияләр көтә. Әлеге вакыт аралыгында алар туган як тарихын өйрәнәчәкләр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаячак, сәламәтлекләрен ныгытачак, иптәшләре белән аралашачак.

Мисал өчен, Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә балаларны “Кыйбла”, “Фатиха”, “Өмет”, “Казан нуры” мәчетләрендә көтәләр. Балаларны дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү буенча катнашучыларның зур күпчелек өлеше “Казан нуры” мәчете каршында эшләүче “Шамил” мәдрәсәсенә туры килер дип көтелә. 5-11 яшьлек 50-60 бала дүрт төркемгә бүленеп шөгыльләнәчәк. Тәрбия чараларының үткәрелү вакыты – 17-29 июнь көннәрендә.

Ә менә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтенә караган Кабан арты мәчете ныклап июль урталарыннан башлап, август башына кадәр шөгыльләнәчәк. Биредә программаны яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзегәннәр: 6-9 яшьлек 30 кыз бала 15-20 июльдә, 10-14 яшьлек 30 кыз бала 22-28 июльдә, 7-13 яшьлек 30 малай 29 июль-4 август көннәрендә йөриячәк.

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтендә дини тәрбия чаралары июнь аенда “Рамазан”, “Җомга”, “Бишбалта” мәчетләрендә узачак.

Совет районы мөхтәсибәтенә керүче “Гаилә” һәм “Иман нуры” мәчетләре шулай ук яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли. “Гаилә”гә 7-12 яшьлек малайлар һәм кызларны 10-21 июнь, 24 июнь-5 июльдә көтәләр. “Иман нуры” 17 июнь-7 июльдә 6-11 яшьлек кызлар өчен, 8 июль-28 июльдә 12-17 яшьлек кызлар өчен, 29 июльдән 18 августка кадәр 6-12 яшьлек малайлар өчен дини тәрбия чаралары оештырачак.

Бай программа шулай ук Татарстан районнарында да әзерләнә. Мисал өчен, Алабуга мөхтәсибәте 18-25 июльдә балалар өчен “iMan” очрашулары үткәрәчәк. Әлеге көннәрдә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, финанс грамоталыгы нигезләре буенча практик тренинглар, рольләргә бүленеп икътисадый уеннар уйнау, өстәлгә утырып эшлекле уеннар уйнау, эшмәкәрләр белән күрешү, танып белү чаралары, квестлар, спорт һәм иҗат эшләре көтә.

Кайбыч һәм Югары Ослан мөхтәсибәтләрендә балалар өчен дини тәрбия чаралары 15 июльдән, Мамадышта 21 июньнән, Апаста – 20 июльдән башланыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*