tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәрендә – “Милли мәдәниятләр фестивале”
Новокузнецк шәһәрендә – “Милли мәдәниятләр фестивале”

Новокузнецк шәһәрендә – “Милли мәдәниятләр фестивале”

Новокузнецк шәһәрендә “Милли мәдәниятләр фестивале” узды. Новокузнецк шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе дә бу чарада актив катнашкан. Анда үзебезнең милли ризыклар тәкъдим ителгән: гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак, корт, катык… Шулай ук татар халкының борынгы көнкүреш предметларын күреп булган. Гөлсинә Гайнетдинова милли костюмнарда үз курчакларын тәкъдим иткән.

“Нур” ансамбле кызлары “Сау булыгыз ак каеннар”җыры белән чыгыш ясаган. Безнең вокалистка Гөлсинә Абдуллина үзенең матур тавышы белән яраткан җырын җырлаган. Новокузнецк шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе “чәк-чәге” диплом алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*