tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәрләр Мамадыш муниципаль районына сәфәр кылдылар
Эшмәкәрләр Мамадыш муниципаль районына сәфәр кылдылар

Эшмәкәрләр Мамадыш муниципаль районына сәфәр кылдылар

22 март көнне IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының программасы кысаларында делегатлар Мамадыш муниципаль районына сәфәр кылдылар.

Килгән кунаклар өчен беренче эш итеп Мамадыш шәһәре буенча таныштыру экскурсиясе оештырдылар. Эшмәкәрләр Рифат Мотыйгуллинның “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексына кергән предприятияләр белән таныштылар, республикада сөт җитештерү тармагы буенча югары нәтиҗәләр күрсәтүче комплекста алты меңгә якын эре мөгезле хайван исәпләнә, шуларның яртысы савым сыерлары.  Шулай ук кунаклар ит эшкәртү предприятиясенә дә керделәр, Мамадыш спирт заводының цехларын да күрделәр.

Экскурсия-таныштыру тәмамлангач делегатлар шәһәрнең Үзәк мәйданындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар, ачык һавада уздырылган “Нәүрүз” бәйрәме тамашачысы булдылар.

Көннең икенче яртысында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләрен район мәдәният йорты сәхнәсеннән  Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов кабаттан сәламләде, җыелган кунакларга кыскача районның авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклары буенча ирешкән уңышлары белән таныштырды, махсус видео презентация күрсәтелде. Район башлыгыннан соң сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров күтәрелде. “IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын Мамадыш төбәгенә алып килеп без бер дә ялгышмадык, монда авыл хуҗалыгы тармагы гөрләп яңа үрләргә күтәрелә. Халкыбызны аякта нык басып тора торган, авылларыбызның төзек булуын күрергә теләсәк, Мамадыш моделе республикабызның һәм региннардагы күпчелек татар авыллары өчен үрнәк булырлык, тәҗрибә бирә алырлык район”- диде рәис. Чыгышлар тәмам булгач катнашучылар “Милли моңнар” дип исемләнгән концерт программасын карадылар.

Кыска гына вакыт аралыгында делегатлар районның иҗтимагый һәм икътисади, рухи һәм мәдәни тормышы белән, җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итте дип, үз фикерләре белән бүлештеләр эшмәкәрләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*