enrutat
Баш бит / «Фәнни Татарстан» журналының яңа саны – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган
«Фәнни Татарстан» журналының яңа саны – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган

«Фәнни Татарстан» журналының яңа саны – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган

Җирле Мәгариф халык комиссариаты составындагы Фән бүлеге дә 1920 елда ТАССР төзелү һәм аның идарә органнары формалашуга ук оештырыла. Бүлек нибары бер ел эшләп кала, соңрак аның функцияләре, тагын да киңәйтелеп, Гыйльми үзәккә (Академүзәк) йөкләнә. Бик күп мәсьәләләр, шул исәптән күпсанлы фән тармаклары, уку-укыту, мәгариф, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек, туган якны өйрәнү әлеге оешма компетенциясендә була. 1923 елның язында төзелгән һәм гаять зур эш алып барган Татарларны өйрәнү фәнни җәмгыяте дә 1923 –1927 елларда Академик үзәк структурасына кертелә, дип яза Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре.

Әмма Академүзәк, шулай ук башка фәнни, мәгариф һәм туган якны өйрәнү оешмалары да озак яшәми. Бары тик Үзәкнең варисы буларак оештырылган һәм гуманитар фәннәрнең барлык юнәлешләре буенча диярлек тикшеренүләр алып барган Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты гына (соңыннан Тел, әдәбият һәм тарих институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) вакыт сынавын узган һәм бүген дә үзенең эшен уңышлы дәвам итә.

Журналга кереш сүзендә баш мөхәррир, филология фәннәре докторы, ТӘһСИ директоры Ким Миңнуллин ассызыклаганча, Академүзәкнең киңкырлы эшчәнлеге республикабызда академик фән традицияләре үсешенең мөһим этабы булып тора. Шуларны исәпкә алып, «Фәнни Татарстан» журналы чираттагы санында укучыларга гуманитар фәннәр, мәдәният һәм сәнгатьнең ТАССР төзелгәннән соңгы үсешенә багышланган материаллар тәкъдим итә.     1

920 елларда яңа оешкан республикаларда төп халыкның телен дәүләт теле итеп игълан итү тенденциясе киң үсеш ала, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы да бу агымнан читтә калмый. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты З.Н. Кириллованың «1920–1930 елларда ТАССРда тел сәясәте» мәкаләсендә Татар телен гамәлгә ашыру буенча үзәк комиссия эшчәнлеге анализлана, шулай ук мәгариф өлкәсендә татар телен куллануга күзәтү ясала. Филология фәннәре кандидаты, доцент Ш.Н. Асылгәрәев һәм филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Г.Ф. Гайнуллинаның материалы – бу чорда татар теленең үсеш тенденцияләренә, филология фәннәре докторы, ТР ФАның вице-президенты Д. Ф. Заһидуллинаның «1920 еллар (1920–1934): татар әдәбияты һәм әдәбият белеме» мәкаләсе милли әдәби процесста һәм әдәбият белемендә яңа карашларны анализлауга багышлана.

Нәкъ менә ХХ гасырның 10–30 нчы елларында татар һөнәри җырының төп характеристикалары формалаша – филология фәннәре докторы, ТӘһСИ директоры К. М. Миңнуллин, ХХ гасыр башында татар җырының үсеш тарихын анализлап, «Татар профессиональ җырларының жанр буларак формалашу чоры» мәкаләсендә әнә шундый нәтиҗәгә килә. Филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире И.И. Ямалтдинов мәкаләсе ХХ гасырның 20–30 нчы елларында татар фольклористикасы үсешенә карый.

20 нче елларда Казан, Мәскәү һәм Ленинградның махсус сәнгать уку йортларында һөнәри белем алган беренче татар рәссамнары («ТАССР беренче унъеллыгының татар рәссамнары») һәм Казанда Урта Азиядән алып Кытайга кадәр яшәүче татарларның мәдәни бәйләнешләрен күрсәтүче уникаль музей («Көнчыгыш музее») булдыру тарихы («Казанда Көнчыгыш музее. Гамәлгә ашырылмаган проект») турында сәнгать фәннәре кандидаты, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең фәнни хезмәткәре О.Л. Улемнова һәм шул ук бүлек хезмәткәре Н.В.Герасимоваларның мәкаләләре сөйли.     Татар халкының милли музыка сәнгате дә тарихи вакыйгаларга бай һәм катлаулы үсеш юлы узган. Сәнгать фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең театр һәм музыка бүлеге мөдире Э.М. Галимованың «ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан татар музыка сәнгате үсешенә күзәтү» мәкаләсендә Казанның яңа белем бирү учреждениеләренә бай милли-мәдәни үзәккә әверелүе турында тарихи мәгълүматлар китерелә.

Бәйрәм санында укучы традицион рубрикалар астында да материаллар табачак. Мәсәлән, «Тел белеме» бүлегендә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты галимнәре Җ.Ш. Сөләйманов, А.Р. Гатиатуллин, Р.А. Гыйльмуллин, А.Ф. Хөсәеновның «Татар теле һәм яңа инфокоммуникацион технологияләр», филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре О.Н. Галимованың «Диахрон һәм синхрон аспектларда хайван атамалары синонимиясе», «Халык иҗаты» рубрикасы астында филология фәннәре докторы, ТӘһСИ директоры К.М. Миңнуллин, филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге баш гыйльми хезмәткәре И.Г.Закированың «Татар әкиятләрен барлау юлында» мәкаләләре белән танышырга мөмкин.

«Әдәбият белеме» рубрикасы филология фәннәре докторы, ТР ФА вице-президенты Д.Ф. Заһидуллинаның «Г. Ибраһимов – әдәбиятчы: яңа чыганаклар (15 томлык академик басманың 6 –7 нче томнары басылу уңае белән)» һәм филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ф.Х. Миңнуллинаның «Илем тарихы – халкым язмышы (1920–1930 еллар татар драматургиясе мисалында)» мәкаләләрен тәкъдим итә. Драматургия һәм театрга бәйле тема «Сәнгать» рубрикасында сәнгать фәннәре докторы, ТӘһСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Р.Р. Солтанованың «Казан сәнгать мәктәбендә театр декорациясе бүлеге: тарихы һәм үсеш перспективалары» мәкаләсендә дәвам ителә. Шул ук бүлектә сәнгать фәннәре кандидаты И. Газиевның «Ибраһим Адамантов кем ул?» мәкаләсе урын ала.

Төркестанның нәшрият өлкәсендә эшләгән татарлар турында тарих фәннәре докторы, Нәманган университеты профессоры А.Н. Рәсулевның «Фирганә үзәнендә төбәк матбугатын һәм полиграфия эшен оештыруда татарларның роле» материалы сөйли, Россия империясендә ислам темасына карата чит ил тикшеренүләрен характерлаучы төп дискуссияләргә кыскача күзәтүне журнал битләрендә «Татарлар һәм ислам реформасы проекты: фәнни бәхәсләр, яңа карашлар» мәкаләсендә социолингвистика докторы, Амстердам университетының тарихи тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре Г.Р. Сибгатуллина ясый.

Укучылар игътибарын, һичшиксез, «Фәнни ядкярләр» (Г.Карам, «Казанда татарча спектакльләр (Театр вә музыка кыйсеме)», «Татарча язу машиналары хакында М. Идрисовның хәреф комиссиясе алдында ясаган чыгышы») һәм «Яңа китаплар» (А. М. Ахунов, «Исхак Әхмәровка багышланган яңа китап турында») рубрикалары җәлеп итәчәк.

«Фәнни Татарстан»ның әлеге чыгарылышында ТАССРның 100 еллыгына бәйле күпсанлы кызыклы фотоматериаллар да урын алган, алар журналның соңгы битләрендә урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайты.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*