tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрид Мифтаховны юбилее белән котлыйбыз!
Фәрид Мифтаховны юбилее белән котлыйбыз!

Фәрид Мифтаховны юбилее белән котлыйбыз!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе,  Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе  Фәрид Фәиз улы Мифтахов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөхтәрәм Фәрид Фәиз улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Без Сезне милләтебезнең күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милли җанлы, күпкырлы шәхес, уңышлы җитәкче, җәмәгать эшлеклесе һәм химаяче буларак беләбез. Безнең халык борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек халкыбызның уллары һәм кызлары тора.

Халкыбызның телен, мәгърифәтен, мәдәниятен, Ислам динен саклап калу һәм үстерүгә, милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклауга Сез көчегезне кызганмыйча зур хезмәт куясыз. Башкалабыз Казанда, республикабыз районнарындагы һәм күрше төбәкләрдәге милләттәшләребез һәрдаим Сезнең яклау һәм ярдәмнәрегезне тоеп яшиләр. Сезнең кебек кешелекле, булдыклы җитәкчеләребез булганда милләтебез ныклы канат астында булыр. Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Болгар» милли хәйрия фонды идарәсе рәисе булып халкыбызга армый-талмый хезмәт итүегез – әнә шуның дәлиле. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез халкыбызның хөрмәтен казандыгыз.

Хөрмәтле Фәрид әфәнде! Юбилеегыз белән тагын бер кат ихлас тәбрикләп, киләчәктә дә милләтебез өчен ышанычлы таяныч, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, мәгърифәт таратучы булып калырсыз дип ышанам. Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим.

Зур ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*