tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: «Балкыш» фестивале халыкларның дуслыгын гәүдәләндерә
Фәрит Мөхәммәтшин: «Балкыш» фестивале халыкларның дуслыгын гәүдәләндерә

Фәрит Мөхәммәтшин: «Балкыш» фестивале халыкларның дуслыгын гәүдәләндерә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында узган «Балкыш — Сияние» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концертында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Безнең республикада алтынчы тапкыр уздырыла торган һәм өлкән буын кешеләре өчен зур бәйрәмгә әверелгән фестиваль тәмамлана. Яңа вирус таралу куркынычы белән бәйле чикләүләргә һәм үз-үзен изоляцияләү шартларына карамастан, фестивальнең этаплары республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узды. Сез, йөрәкләре беркайчан да картаюны белмәс кешеләр, шушы сынауларга түздегез. Барыгызга да зур рәхмәт!» — диде ул.

Ул фестивальне оештыручыларга — Татарстан вераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советына җитәкче Хәбир Иштирәковкә рәхмәт әйтте. «Бу проект аша ветераннар яшьләрне, балаларны тәрбияли, бер-берсе белән очраша, аралаша ала. Озакка сузылган хезмәт елларыннан соң пенсиягә чыккач та сез актив иҗтимагый тормышыгызны дәвам итәсез. Сезнең һәрберегезнең хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе булып зур уңышларга иреште», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, «Балкыш» фестивале Татарстанда яшәүче ветераннар зирәклегенең һәм халыклар дуслыгының якты чагылышы булды. «Республиканың барлык халыклары бердәм гаилә булып яши. Сезнең иҗатыгызда да тынычлык һәм татулык рухы чагыла, ул безнең төп казанышыбыз булып тора», — ди Мөхәммәтшин.

«Күршедә татарлар һәм руслар, чувашлар һәм марилар, мордва һәм башкортлар яши һәм эшли, Казан Кремле территориясендә мөселманнар һәм православие храмнары янәшә тора, сез бер-берегезнең җырларын башкарасыз — татарстанлылар туплаган хәзинә шул түгелме?! Мондый байлыкны кадерләп сакларга кирәк. Шуңа күрә без ветераннарның фестиваль хәрәкәтенә киләчәктә дә ярдәм итәргә ниятлибез», — диде ул.

Фестивальнең быелның язында сайлап алу этаплары уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында беренче тапкыр Zoom-конференцияләр ярдәмендә узды. Йомгаклау концертына Казанда Татарстанның 17 муниципалитетыннан өлкән яшьтәге үзешчәннәр катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*