tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхет”кә -20 ел
“Бәхет”кә -20 ел

“Бәхет”кә -20 ел

Исемең матур, “Бәхет” кем куйган,
Сезнең җырны тыңлап кем туйган?
Җыр-моң күңелләрдә энҗе-мәрҗән,
Халкым аннан үз һәйкәлен койган.
Сезнең җырдан кәеф күтәрелә,
Тән көч ала, күңел сафлана.
Йөрәкләрдә яшәү дәрте туа,
Якты хатирәләр саклана.
                                              Гыймран Сафин.

“Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Бәхет” ансамбленең агымдагы елда 20 еллык юбилее. Юбилей уңаеннан әлеге мәкаләне әзерләр алдыннан альбомнарны, папкаларны, видеоларны карыйм. Күпме куелган концертлар, спектакльләр, бәйрәм чараларында чыгыш ясаган мизгелләр. Газета битләрендә ансамбль турында язылган язмалар, Рәхмәт хатлары, дипломнар. Үзе бер тарих, үткән гомер. Әлеге ансамбльгә килеп кушылганыма да ун ел узып киткән…

Чишмә башы

Ансамбльгә ничек нигез салынган соң? Фоат Кәримов белән Зинфирә Мусина Фарсил Махиянов җитәкчелегендәге Тимерьюлчылар мәдәният сараенда оештырылган түгәрәктә шөгыльләнә башлыйлар. Соңрак “Удмуртия” кинотеатрына күчәләр. Һәр шимбә җыелып, халкыбызның төрле уеннарын уйнап, җырларын җырлап, биюләрен бииләр алар. Арендага акча сорый башлагач, “Спартак” халык иҗаты йорты бинасына күчәләр. Ул вакытта директор булып эшләгән Резедә Миркасыймова ачык йөз белән каршы алып, үзенең канаты астына ала аларны. Араларында җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары булгач, көчләрен сынап карарга — концерт куярга уйлыйлар. Беренче концертта Миңнехан Мөхәммәтдинов, Флүрә Хәсәнова, Рәхимә Ахунова, Зәмфирә Сәйфетдинова катнаша. Алар инде бүген безнең арада юк. Соңрак ансамбльгә Зәйтүнә Мусина, Элита Захарова, Роза Суфиянова, Гүзәл Хәсәншина, Сайра Кузнецова кушыла. Удмуртия, Татарстан республикалары, Киров өлкәсе, Түбән Новгород шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар алар. Зинфирә апа белән Фоат абый бик күп бәйрәмнәрнең бизәге булалар. Фоат абый Кәримовны Удмуртиядә белмәгән кеше сирәк. Үзенең гармуннар музее белән барча кешене сокландырды ул. Музейда җырлар, ноталар, китаплар, музыка кораллары — гомер буе бөртекләп җыйган рухи байлыгы. Гомерен җырга-моңга багышлаган шәхесне бүген дә бик сагынабыз.

Яңа сулыш

Мин ансамбльгә 2010 елда Зинфирә апа Мусина, Рәсимә апа Мифтахетдинова чакыруы буенча килдем. Өлкән кешеләрнең дәрт белән ансамбльгә йөрүләренә сок­лана идем. Ансамбльне Рәсимә апа җитәкли башлагач, бирегә йөрүчеләр күбәйде, репертуар, концерт куелышлары үзгәрде. Нинди генә милли чара булмасын, ул “Бәхет” ансамбленнән башка үтми иде. Рәсимә апа концерт­ларда җирле шагыйрьләребезнең иҗатына мөрәҗәгать итеп, алар­ның шигырьләрен тамашачыга җиткерә иде. Гармунчыларыбызны туплауда да аның көче зур булды. Фоат Кәримов, Илдус Хуҗин, Муллаян Баһавиев, Феликс Ман­суров, Рафыйк Хөснетдинов — бер ансамбльдә биш гармунчы! “Бәхет”не профессиональ яктан күтәрүдә, җырларны тиешле дә­рәҗәгә җит­кереп өйрәнү — ул Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакировның көче.

2013 елдан ансамбльне мин җитәкли башладым. Мин, әлбәттә, җыр-бию белән рәттән репертуарга сәхнә күренешләре, скетч­лар керттем. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” спектакленнән өзекләрне тамашачыларыбыз яратып карады. Соңрак ул кечкенә сәхнә күренешләре зур-зур спектакльләргә әйләнде. Иң беренче сәхнәләштергән спектаклебез Аяз Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син” комедиясе булды. Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” спектаклен күрсәттек. Пандемия булу сәбәпле, быел концертлар кую насыйп булмады, ләкин шулай да конкурсларда видео җибәреп катнашырга мөмкинлек бар иде. Август аенда Казан шәһәрендә Халык­ара халык җырлары, биюләре сәнгатенең «Казан сөлгесе» фес­тиваль-конкурсы булып үтте. «Бә­хет» ансамбле 1нче дәрәҗә лау­реат дипломына лаек булды. Ан­самбльнең һәр кешесе һәр яктан талантлы. Ветераннар Рәҗибә Әхмәтвәлиева, Зинфирә Мусина бүген дә сафта. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфыйка Таҗетдинованың “Бә­хет”­кә килеп кушылуы үзенә бер дәрәҗә өстәде. Хлүдә Якупова, Саҗидә Аширова, Зиннур Носратуллин, Хәлимә Шәмсиева, Фәгыйлә Шәймәрданова кебек җырчыларыбыз булганга, сөенеп туя алмыйм. Ансамбльнең уң кулы булган Венера Гатауллинага барыбыз да зур рәхмәтле. Рәкыя Шәрипова, Люзия Мәрданова, Нурания Газизовалар кайчандыр концертларыбызны үзләренең моңлы тавышлары белән бизәделәр. Һәр концертыбызда яшьләрне, яңа җырчыларны күрсәтергә тырышабыз. Руслан Әхмәтханов, Илшат Мөхәммәтҗанов, Светлана Тимершина, Радик Сәфәров, Әлфия Бикчурина, Инсаф Муллаәхмәтов — нәкъ шундыйлардан.

Сабантуй бәйрәмнәре, кунаклар каршы алу, Үзәк мәйданда уза торган бәй­рәмнәр — аларның барысында да “Бәхет” ансамбле бик теләп катнаша. Октябрь ае — өлкәннәр ае. “Бәхет” ансамбленең барлык үзешчән артистларын өлкәннәр көне, 20 еллык юбилей белән чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы елларда да сәламәтлек белән иҗат итеп, җыр-моңга уралып яшәргә яз­сын. Сез булганда ансамбльнең го­мере озын, киләчәге матур булыр! Бу мәкаләм арабыз­дан киткән Фоат Кәримовка, Рә­си­мә Мифтахетдинова, Рафис Шәй­мәрдановка, шулай ук алда аталган кешеләргә дога булып барып ирешсен…

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*