tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: Хәмдүнә Тимергалиева үз сүзе, фикере булган шәхес иде
Фәрит Мөхәммәтшин: Хәмдүнә Тимергалиева үз сүзе, фикере булган шәхес иде

Фәрит Мөхәммәтшин: Хәмдүнә Тимергалиева үз сүзе, фикере булган шәхес иде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хәмдүнә Тимергалиеваны «хезмәте белән танылу алган, үз сүзе, фикере булган шәхес иде», дип атады.

«Бүген татар дөньясы буйлап кайгылы хәбәр таралды — Хәмдүнә Тимергалиева вафат булган. Күпләр бу хәбәргә ышана да алмагандыр. Һаман күз алдына, сәхнәдә булды, тавышы радио-телевизор аша гел яңгырап тора иде. Интернет киңлекләрендә дә Хәмдүнә Тимергалиева үзенең лаеклы урынын таба алды. Аны ишетмәгән, белмәгән татар кешесе булмагандыр дип уйлыйм», — ди Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Хәмдүнә Тимергалиева  иҗаты татар эстрада сәнгатендә аерым урын алып тора.

«Ул бик күп яңа җырлар тудырган һәм татар халкының онытыла башлаган йөзләгән җырын кабат милләтебезгә кайтарган җырчы. Ул — тормышта шактый күп авырлыкларны җиңеп, хезмәте белән танылу алган, үз сүзе, фикере булган шәхес иде. Кызганыч, бүген аның турында „иде“ дип сөйлибез. Халык онытмас Хәмдүнә Тимергалиеваны!  Халык хәтере бик тирән ул…» — ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып эшли.

1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*