enrutat
Баш бит / Фәрит Мөхәммәтшин: Милләтара мөнәсәбәтләрне саклау — мөһим бурыч
Фәрит Мөхәммәтшин: Милләтара мөнәсәбәтләрне саклау — мөһим бурыч

Фәрит Мөхәммәтшин: Милләтара мөнәсәбәтләрне саклау — мөһим бурыч

Милләтара мөнәсәбәтләрне саклау мөһим бурыч булуын аңлау мөһим. Бу хакта бүген Питрәч районында Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды.

Ул милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту процессы республика тормышында зур роль уйнаганын билгеләп узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында милли-мәдәни оешмалар, ТР халыклары ассамблеясының әхлакый кыймәтләрне ныгытуда әһәмиятен билгеләп узганын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин 25 ел эчендә ассамблея 240 милли-мәдәни оешманы үз эченә алганын әйтте.

«Республика районнарында ассамблеяның ике филиалы һәм 19 вәкиллеге гамәлдә. Бүген без тагын Аксубай, Кайбыч, Баулы, Зәй, Питрәч районнарында тагын биш вәкиллек ачу мәсьәләсен караячакбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Сабантуй, Уяв, Каравон, Нәүрүз һәм башка милли бәйрәмнәр визит карточкага әверелгәнен билгеләп узды. Быел пандемия аркасында онлайн форматта үткәрелгәннәрен искәртте.

Дәүләт Советы Рәисе яшьләр белән эш зур роль уйнаганын билгеләп узды. «Татарстанда 173 милләт һәм халык вәкилләре теркәлгән. Татарстанның чит ил студентларына адаптация һәм социализациядә ярдәм күрсәтелә. Студентлар республикадагы мөнәсәбәтләргә гел рәхмәтле булып карый. Катлаулы вазгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләрне саклау мөһим бурыч булуын аңлау мөһим», — диде.

Утырышта дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру буенча Питрәч районы эше турында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов сөйләде.

Утырышка кадәр кунаклар Питрәчнең төбәкне өйрәнү музеенда булды. 1914 елда төзелгән бинада музей 1988 елда эшли башлаган. Дүрт мең экспонат тупланган. Биредә татар, рус, керәшеннәрнең көнкүреш мохите тасвирланган.

Гөлнар Гарифуллина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*