enrutat
Баш бит / Галия АЙСИНА: “Үземне бик бәхетле дип саныйм”
Галия АЙСИНА: “Үземне бик бәхетле дип саныйм”

Галия АЙСИНА: “Үземне бик бәхетле дип саныйм”

Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди халкыбыз. Әмма ләкин бүгенге көндә үзен “мин бәхетле” дип әйтергә бик күпләр сәләтле түгел. Шуңа да кемдер бәхетне акчада, барлыкта күрә, башкалар яхшы эштә эшләүләре белән бәхетле, ә кайберләре якын кешеләрен сау-сәламәт, имин күрә алудан бәхетле.

Бүгенге язма героебыз Андыда туып-үскән, балачагын, яшьлек елларын шунда уздырган, бүгенге көндә Мәскәүдә матур, башкаларга үрнәк булган тормыш алып баручы Галия АЙСИНА да үзен бик бәхетле дип саный – тормышы мул, дөньясы бөтен, якын кешеләре гел янәшәсендә.

Галия ханым Алимҗан ага һәм Роза апа Адиатуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Гаилә башлыгы күп еллар дәвамында урманчы, ә әнисе кибет мөдире булып эшли. Кыскасы, Галия белән туганы Ринат кече яшьтән җаваплы вазифаларда эшләгән әти-әни канаты астында үсәләр.

— Безнең йорттан кеше бер өзелмәде. Әти-әни җаваплы эштә эшләгәнгә, авыл, район җитәкчеләре, бүтән югары дәрәҗәле кешеләр безнең йортта еш кунак булды. Шуңа да гел кешеләр арасында кайнаганга, бүгенге көндә үзем дә кешеләр белән аралашырга, яңа танышуларга шатмын. Гел алга омтылып яшәүдән ләззәт алам, — ди Галия ханым.

Җирле мәктәпне тәмамлап һөнәри белемне ул Арзамас кооператив техникумында ала. Дипломлы белгеч юллама буенча хезмәт юлын Уразавылда башларга тиеш булса да, әтисе катгый каршы килә.

— Әтинең: “Анда китсәң, кайтмыйсың инде, кияүгә чыгып каласың”, — дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда. Әллә инде ул булачак киявенең ят авылдан булуын теләмәгәндер, әллә мине яннарыннан якка җибәрәсе килмәгәнлектән шулай дигәндер, анысын белмим. Тик әти сүзе безнең гаиләдә һәрвакыт өстен булганга, мин, дипломлы белгеч буларак, әни янына авыл кибетенә урнаштым һәм якынча бер ел шунда эшләдем. Ул вакытта авылда халык саны бихисап күп иде, талоннар белән кирәк-ярак бирү тотынгач, мин ул елларда Рауф абый Ганеев рәислек иткән җирле колхозга экономист булып кердем, — дип кыска гына сөйләп үтте яшьлек елларын әңгәмәдәшем.

Ягымлы тормыш иптәше, сөекле әни һәм әбекәй

Җирле хуҗалыкта берничә ел хезмәт иткәннән соң, Галия моңа кадәр дуслашып йөргән авылдаш егете Җәмилгә тормышка чыга. Яшь кияү ул вакытта Мәскәүдә

урнашкан, йорт-җирен кайгырткан була инде. Димәк, тормыш иптәшен ул әзер фатирга авылдан төшеп ала.

Озакламый яшь парның бәхетләрен тулыландырып, хисләрен ныгыта төшеп мәхәббәт җимешләре Марсель белән Рушан дөньяга аваз сала.

— Ходайга шөкер, улларыбыз сүзебездән бер чыкмады, йөзебезгә кызыллык китермәде, бары тик уңышлары белән сөендереп торды һәм бүген дә шулай. Икесе дә престижлы югары уку йортлары тәмамладылар. Бүгенге көндә сайлаган юнәлешләре буенча дәрәҗәле урыннарда хезмәт итәләр, үз фатирлары бар. Шунда үз гаиләләре белән яшиләр, безне дә онытмыйлар, гел ярдәмнәре белән, — ди ана кеше уллары белән горурланып. – Олы улыбыз Марсель үзе дә әти инде, хатыны Эльнара белән оныгыбыз Эмильне тәрбиялиләр. Ә күптән түгел гаилә корган кечебез Рушан үзенә тиң яр итеп Америка кызы Ариананы сайлады. Киленебез бик ягымлы, чыгышы белән Майамидан. Россиядә ул чит телләре укытучысы буларак практикалана, шунда Рушан белән танышалар да. Бүген гаиләдә алар улым белән бары тик инглиз телендә аралашалар. Килен үзлегеннән рус телен өйрәнә, татарча да кайбер сүзләрне аңлый, безнеңчә исәнләшә һәм саубуллаша белә. Әмма болар барысы да вакытлыча гына дип уйлыйм, теләге бар икән, димәк берәр елдан бу телләрдә дә рәхәтләнеп сөйләшәчәк, — ди әңгәмәдәшем.

Ә бүгенге тормышы, барлыгы, бәхетле булуы өчен Галия ханым, беренче чиратта, җан юлдашына рәхмәтле. Яшь чакта әтисенең сүзенә колак салмаса, кем белә, бәлки язмыш аны Җәмил белән кавыштырмаган булыр иде.

— Бүген ихластан горурланып – мин үземне зур таянычым булган ирем канаты астында яшәүче бәхетле хатын дип әйтә алам. Чөнки һәр эшемдә, барлык башлангычларымда, гаиләдә ирем – иң зур таянычым, киңәшчем, ярдәмчем. Ул бигрәк тыныч холыклы, сабыр кеше, бөтен мәсьәләләрне бергә хәл итеп, уртак фикергә киләбез. Безгә бер-беребезне аңлау өчен кайвакыт күз карашы гына да җитә. Хатын-кыз бәхете шул буладыр инде, — ди Галия ханым.

Татар хатыннарына хас булгандай, бүгенге язма героебыз уңган хуҗабикә, аш-су остасы да. Ул бик кунакчыл, дуслары, таныш-белешләре күп, шуңа да аларның йортыннан кеше бер өзелми икән. Ә хуҗалар аларны һәрвакыт ачык чырай, мулдан корылган табын белән каршы ала.

Галия ханым бер урында туктап калучылардан түгел. Ул үзе өчен гел яңа ачышлар эзли. Яраткан шөгыле – гөл-чәчәкләр үстерү, шулай ук буш вакытында аквапарк, фитнеска йөри, ә узган елда үзен көнчыгыш биюләрендә сынаган.

Әйе, барысы да әйбәт аның, әмма ләкин күңелендә тирән яра да бар – моннан ике ел элек бердәнбер туганы 44 яшендә кинәттән вафат булган

— Ринат белән без бик якын идек. Шуңа да аның көтмәгәндә арабыздан китүе кояшлы көндә яшен суккандай булды. Кемгә дә якыннарын вакытсыз югалту хәсрәте күрергә язмасын Ходай, — ди әңгәмәдәшем.

Халык ихтыяҗын кайгыртучы, булдыклы ханым

“Гаҗәеп эшчән, булдыклы ханым, авылыбызның депутаты да ул. Халык аңа ышанып тапшырган бу эшне тырышып, зур җаваплылык белән башкара”, — дип тасвирлады аны авылдашлары.

Белгәнегезчә, бүгенге көндә Андыда күп еллар ташландык хәлдә булган клуб бинасы авыл халкы көче белән ремонтлана. Нәкъ шушы изге гамәлнең башлангычында да энергиясе ташып торган, гел алга омтылган Галия ханымның өлеше зур. Алдына куйган максатына таш яуса да ирешмичә калмый, нинди генә эшкә алынса да, һәркайсын күңел җылысын биреп, төгәл итеп башкарып чыга торганнардан булганга, бу эшне халык аңа ышанып тапшыра. Һәм, әйтергә кирәк, алар үз сайлавында ялгышмый – агымдагы елның 1 августына клуб эксплуатациягә тапшырылып, район клублар системасына кертелер, дип көтелә. Әлеге эшнең башы каян килә соң?

Авылның уртасында аяныч хәлгә калган клуб бинасы район администрациясе тарафыннан аукционга куелгач, бик күпләрдә борчу тудыра. Шул исәптә, дәверендә Андыда яңа таш мәчете төзү инициативасы белән чыккан һәм шушы изге эшнең төп иганәчесе булган Сәяр әфәнде Сөләйманов та да, нәкъ менә ул беренчеләрдән булып район түрәләренең бусагасын таптый башлый. Берүзеңә генә бер эш тә җиңелдән бирелми. Шуңа күрә Сәяр әфәнде янына Анды авылын да үз эченә алган Богородск администрациясе башыгы Валерий Самохинны, Галия ханымны һәм кайбер авылдашларын ияртеп, район җитәкчеләре белән очрашуга юл тота. Олег Радаев кунакларны бик җылы кабул итә, Анды клубының халыкка кирәкмәгәнлектән ябылуын искәртә һәм беренче адымны андылыларга үзләренә ясарга тәкъдим итә.

— Безнең “Анды” дигән авыл төркеме бар, анда 500 кеше теркәлгән. Шунда мин халыкка клуб ситуациясен аңлатып яздым. Күпләрдән хуплау булгач, без кеше башыннан мең сум акча җыярга килештек. Кыска вакыт эчендә 427 мең сум акча җыелды. Димәк, клуб авыл халкына чынбарлыкта кирәк икәнлеге билгеләнде.

Олег Анатольевич белән икенче очрашуга мин Мәскәүдән махсус төштем. Очрашуда шулай ук район мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина, клублар системасы директоры Дмитрий Федорин катнашты. Аларның: “Әлегә ремонтка акча юк”, — диюләре мине куркытмады, безнең максат – клуб бинасын саклап калу, шуңа да мин хөрмәтле җитәкчеләргә, беренче чиратта, аны аукционнан алып безгә тапшыруларын үтендем, уртак көч белән җыйган акчага эшне башларга әзер булуыбызны белдердем.

Шулай итеп ноябрь аенда булган шушы очрашудан эшләр башланып китте. Беренче итеп территорияне чистарттык – 20 КамАЗ чүп-чар чыгардык. Бу чыгымнарның бер өлешен халыктан җыелган акча капласа, икече өлешен җирле мәчет үз өстенә алды. Аннары сигез пластик тәрәзә һәм өч тимер ишек куелды.

Төзелеш эшләре белән тулысынча Рәис Сөләйманов җитәкчелек итә, аның ярдәмчесе – Адилә Хамзина. Залны бизәү өчен Алсу Алтынбаева җаваплы, ул электро һәм гади карнизлар алды, дизайнер буларак, махсус кормалар да үз исәбенә тегәр. Сәяр әфәнде бүлмәләр ишекләре кайгыртты, Ханиф Динмөхәммәтов урындыклар, буяулар китерде, Фәрит Адиатуллин электрика белән ярдәм итте. Әйтергә кирәк, бик күпләр булышырга әзер. Мәсәлән, клубны ачу уңаеннан, артистлар чакыртып, авылдашларына концерт бүләк итәргә теләүчеләр дә бар.

Иң зур финанс ярдәм – 1 млн сум район администрациясеннән булды. Шул акчаның яртысына тулаем түбә алмаштырылды. Ә район мәдәният йорты музыкаль аппаратура бүләк итәргә ышандырды, — дип уртаклашты авыл депутаты.

Бүгенге көндә клубта эчке эшләр: диварлар, түшәмне буяу дәвам итә. Аннары тамашачылар залын халыкка уңайлы булсын өчен, бераз авышлык белән эшләтмәкче булалар. Күбесе эшләр бүгенге көндә төп залда башкарыла, ә икенче бүлмәгә косметик ремонт ясатып калдырмакчылар. Клуб эшли башлагач, авылда ике эш урыны – директор һәм художество җитәкчесе вазифалары ачылачак. Бу урыннарга кандидатлар да бар икән инде.

Эшләнәсе эшләр байтак әлегә, әмма яхшы эшкә Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирер. Ә андылыларның шушы бердәм хезмәте бик күпләргә үрнәк булсын иде.

Румия ХАМЗИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*