tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомер аккан сулар кебек
Гомер аккан сулар кебек

Гомер аккан сулар кебек

Әйе шул, гомер аккан сулар кебек үтеп тора. Менә әле Мәүлит белән
Гөлсәриянең туйлары кичә генә булган кебек, ә бу көннәрдә Мәүлит
Галиуллин үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайберәүләр, гадәт
буенча, 60 яшьлек юбилейларын ресторан-кафеларда үткәрсәләр Мәүлит бик
матур итеп Коръән ашы уздырды. Монда аны котларга бик ераклардан да
туган-тумачалары кайткан иде.

Мәүлит Галиуллин Кызыл Аланда туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач
Копейск шәһәрендә шахтер һөнәренә укып, армиягә кадәр бераз эшләп алган.
Ике ел хәрби хезмәтне үтәгәннән соң тагын шахтада эшли башлаган. Яшь
егетнең бу якларда төпләнеп калу теләге дә барлыкка килгән. Ләкин, язмыш
үзенекен итә бит ул. Бер туй мәҗлесе аның тормышын бер уйламаган якка
борып куйган.

Мәүлитне Кызыл Аланда бер туганының туена чакыралар. Шушы ук туйга Яңа
Смәил кызы Гөлсәрия дә чыкырулы була. Менә шушында Мәүлит беренче
күрүдән Гөлсәриягә гашыйк була, туй турында бөтенләй онытып бар
әһәмиятен Гөлсәриягә юнәлтә. Мәүлитнең туганнары да кызны кулдан
ычкындырмас- ка киңәш бирәләр. Шахтер егет эшне бик тиз тота, берничә
көннән Яңа Смәилгә кодалар, яучылар килеп төшә. Бу вакытта Гөлсәрия
Киров авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлап,
“Мирный” совхозында бүлекчә агрономы булып эшли иде. Тимерне кызуында
сугарга кирәк диләрме әле? Яңа Смәилдә никах укытып Гөлсәрияне алып та
китәләр, булган егет шундый була торгандыр инде. Безгә аларның туенда да
булырга туры килде. Көз көне Пулянкәдән “галош” диләр идеме, шундый
катерда җырлый-җырлый Вятка аркылы чыккан әле дә хәтердә.

Туйдан соң яшьләр Копейскийга китәләр. Ләкин озак тормый, кире Кызыл
Аланга кайтып эшкә урнашалар. Язмыш аларны әле Казан якларында да йөртеп
кайтара. Кайда гына булсалар да Мәүлитне авыл тормышы тарта. Шулай йөри
торгач, алар 1983 елны, Яңа Смәилгә кайтып, “Мирный” совхозына эшкә
урнашалар. Мәүлит монда бик кирәкле кеше була, төзүчеләр бригадасында
эшли. Ул елларда совхозда бик күп төзелеш эшләре алып барыла һәм ул
эшләр әле хәзер дә дәвам итә. Менә шулай төзелеш эшләрендә 36 ел үтеп тә
киткән. Ул зур горурлык белән бу корылмаларны төзүдә минем дә өлешем
керде дип әйтә ала. Намус белән тырышып эшләп коллективта абруйга һәм
хөрмәткә ирешә. Хәзерге хуҗалык җитәкчеләре дә аның хезмәтен зурлыйлар.
Мәүлит тырыш эшче булу белән беррәттән уңган кияү буларак та үзен
күрсәтте. Аның бер юбилеена багышлап әбисе (теща) мондый шигырь юллары
язган иде:

Кече киявем Пулянский,
Олырагы Казаннан.
Андый кияүләрне сатып
Алып булмый базардан.
Олы киявем бик тырыш,
Тормышлары шәп кенә.
Кече кияү каменщик та,
Йорт та сала шалт кына.
Эх, минем кияүләрем
Күз генә тия күрмәсен
Сокланып әйтүләрем.

Бу матур сүзләргә нәрсә өстисең инде. Бар икән әле өстисе. Мәүлит булган
гаилә башлыгы, кайгыртучан ир, балаларының терәге. Алар Гөлсәрия белән
ике егет үстереп аларга белем, һөнәр алырга ярдәм иттеләр, тормыш корып
җибәрергә булыштылар. Хәзер аларның дүрт оныклары үсеп килә.
Бу йорттан элек-электән кеше, кунаклар өзелмәде. Мәүлит белән Гөлсәрия
бу матур традицияне дәвам итәләр, кунакларны якты йөз белән каршы алып,
хөрмәтләп кунак итәләр. 92 яшендәге әби дә монда сый-хөрмәттә, бәхетле
картлык кичерә.

Коръән ашына килүчеләр Мәүлитне чын күңелдән котлап изге теләкләрен
җиткерделәр. Алдагы көннәрегез шулай матур булсыннар!

Эдуард ИСЛАМОВ
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*