tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гомер юлын җырлап узсам иде»
«Гомер юлын җырлап узсам иде»

«Гомер юлын җырлап узсам иде»

Мөгаллимә һәм шагыйрә Гөлнур Айзетуллова, Буада һәм Апаста яшәүче иҗатташ дусларын җыеп, 60 яшьлек юбилеен үткәрде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә гөрләгән дүрт сәгатьлек туган көн кичәсе бер сулышта узды.

Юбиляр үз стилендә, гади итеп тамашачы белән аралашып, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Апас районында туып үссәм дә үземне күбрәк буалы дип саныйм. Чөнки 38 ел гомеремне биредә үткәрдем. Буа миңа көч бирде, авырлыклары белән кыйный-кыйный шагыйрә ясады. Кырык Садак авылы мәктәбендә эшләгәндә 14 километр яланаяк җәяү кайтканда, кызу кояш астында бишәр гектар чөгендер утаганда, Янтуган кырында мылтык тотып суган саклаганда, өчәр көн көтү көткәндә туды минем җырларым. Мин ул вакыйгаларны «күңел ертыклары» дип атадым”, – диде шагыйрә. Әлеге хәтирәләр аның китапларына да кертелгән.

Сүз уңаеннан, Гөлнур Айзетуллова 8 әдәби җыентык, 500дән күбрәк җырлар авторы. Туган көнендә шагыйрә сөйләп кенә калмыйча, үзе дә җырлады, башкаларга да кушылды. Көй туктап торган арада сәхнәгә берәм-берәм мәртәбәле кунаклар менде. Район җитәкчесе Ранис Камәртдинов Гөлнур ханымга иҗаты белән Буа данын республикага,  чит төбәкләргә танытканы өчен рәхмәт җиткерде. «Буа якташлыгы» җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, Ренат Харис, Раил Зыятдинов, Тәүфикъ Сәгыйтов шагыйрәнең иңнәренә Оренбур шәлен яптылар.

“Гөлнур ханым булмаса, Сәгъдиев исемендәге мәктәптә минем музей да эшләмәс иде. Республикада 205тән күбрәк язучы арасында да Сез иң актив язучыларның берсе дә әле”, – диде Ренат Харис.

“Әгәр дә шушы Буа төбәге миңа канат куймаса, халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итә алмас идем. Укучыларым алдында баш иям”, – диде бәйрәм хуҗабикәсе.

Әлфинур Йосыпова

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*