tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гриф Хәйруллин: Без, читтәге татарлар, халкыбызның бердәмлеген саклау өчен бөтен көчебезне кызганмый эшләвебезне дәвам итәрбез
Гриф Хәйруллин: Без, читтәге татарлар, халкыбызның бердәмлеген саклау өчен бөтен көчебезне кызганмый эшләвебезне дәвам итәрбез

Гриф Хәйруллин: Без, читтәге татарлар, халкыбызның бердәмлеген саклау өчен бөтен көчебезне кызганмый эшләвебезне дәвам итәрбез

Рөстәм Нургалиевичның мәкаләсен укыгач, монда байтак мәсьәләләр ачыктан-ачык алга куелган икән, дигән фикергә килдем. Монда төп максатыбыз да, халкыбызның тарихы да күрсәтелә. Әйе, татарлар – күпгасырлы бай тарихка ия булган халык, аның мәдәнияте Көнбатыш халыкларына да, Көнчыгыш халыкларына да карый. Нинди хәлләргә дучар булса да, бу халык югалмады, башка халыклар арасында эреп бетмәде, мәдәниятен дә, үзенчәлекләрен дә саклап калды. Булдыклы һәм эшчән булуларын да югалтмаган халык, -дип бәяли Рөстәм Нургалиевич.

Бүгенге хәлдә татар халкы алдына куелган иң үзәк проблема- ул халкыбызның үзен-үзе саклап калу теләге. Моны автор турыдан-туры әйтеп бирә. Ниндидер бер ядкарь сыйфатында түгел, ә тарихи берлек сыйфатында, күпмилләтле йолдызлыкта үз урынын биләп торган халык рәтендә. Киләчәктә дә үз тарихын булдыралырдай халык рәтендә.
Моның өчен халкыбызның бердәм булуы зарур: мишәрме ул, типтәрме, керәшенме, себернекеме, казанныкымы, барыбер ул-татар. Татар булу-ул халкың белән элемтәңне сиземләү, дигән сүз.

Азатлык та халкыбыз өчен күпкырлы мәгънәгә ия: бу- үз тарихыңа, үз язмышыңа хуҗа булуга бәйләнә, сәяси иреккә килеп тоташа. Рөстәм Нургалиевич әйткәнчә, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау эшен, халкыбызның кадерле мирасын киләсе буыннарга җиткерүне без үз өстебезгә алалабыз.
Киләчәктә дә татарлар саклансын өчен халкыбыз мәгарифкә һәм балаларны тәрбияләүгә игътибарны арттырырга тиеш; укытучыларыбызның халыкның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендәге олы хезмәтенә дә рәхмәтле булырга кирәк.
Халкыбызның үткән тарихы, аның тарихи шәхесләре, аларның кылган хезмәте – барысы да ихтирамга лаеклы. Шуның белән бергә татар халкы – күпмилләтле Россиянең һәм күпмилләтле дөньяның да бер өлеше булып тора.

Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да мөрәҗәгать иткән автор: бөтен татарларны берләштерү вазыйфасы – Татарстанның бурычы булып кала. Димәк, Татарстан туган халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртуны дәвам итәчәк. Тарихи Ватаныбыз белән безнең хезмәттәшлегебез дә тагын да көчәя төшәр, ныгая төшәр, дип өметләнергә була.

Күпкырлы һәм күләмле мәкаләнең аз гына өлешен карадык без монда. Шушы мәкалә татар халкы өчен (аның кайда яшәвенә дә, кайда торуына да карамастан) эш программасы, нигезле программа булачагына иманыбыз камил.
Без, читтәге татарлар, халкыбызның бердәмлеген саклау өчен бөтен көчебезне кызганмый эшләвебезне дәвам итәрбез, шушы программаны гамәлгә ашыруга үз өлешебезне кертербез.
Татарстанга һәм татар халкына яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Г.Т.Хәйруллин

Педагогика фәннәре докторы, профессор ,

Алматы шәһәре, Казахстан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*