tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халисә Казанны яулады

Халисә Казанны яулады

Башкортостанның Нуриман районында яшәүче шагыйрә Халиса Мөдәрисова талантлы әсәрләре, матур китаплары белән татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле.

Күптән түгел ул үзенең юбилеена багышланган иҗат кичәсен Татарстан язучылар Берлегенең Тукай клубында үткәрде. Халисәнең шигырьләре, матур җырланы тыңларга килүчеләр әлеге мәҗлестән бик канәгатҗ калды.

Анда Берлек рәисе Рафис Корбан, Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльман,  Госман Садә һәм  башка әдипләр, шагыйрәнең  иҗатташлары чыгыш ясадылар, каләмдәшләрен котлап, матур теләкләр әйттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*