enrutat
Баш бит / “Халкым минем – дөньям минем” бәйгесенә йомгак ясалды
“Халкым минем – дөньям минем” бәйгесенә йомгак ясалды

“Халкым минем – дөньям минем” бәйгесенә йомгак ясалды

Мәгълүм булганча, “Татар дөньясы” газетасы Омскида 2003 елдан бирле шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары тырышлыгы һәм җирле эшмәкәр Тамир Алимбаев ярдәме белән чыгарылып килә. Бүгенге көндә 2500 тиражлы булган газета үзенең төп юнәлеше итеп, төбәктә яшәүче татарларның тормышын, көнкүрешен, тарихын, мәдәниятен, мәгърифәтен, дини халәтен яктыртуны алган. Шуны да ассызыкларга кирәк, газетаның барлык чыгымнары да оештыручысы Тамир Алимбаев тарафыннан финанслана. Халыкка почта бүлекләре аша бушлай таратылу да оештыручы эшмәкәр исәбенә каплана.

“Халкым минем – дөньям минем” конкурсы турында

2013 елдан башлап “Татар дөньясы” газетасы кысаларында “Халкым минем – дөньям минем” исемендәге бәйге оештырылып килә. Конкурска тәкъдим ителгән материалларда төбәктә яшәүче татарларның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, теле, мәгарифе, күренекле шәхесләрнең тормыш юлы яктыртылырга тиеш. Ел әйләнәсендә әлеге темаларга багышланган һәм редколлегия тарафыннан басылырга лаеклы дип табылган материаллар газета битләрендә дөнья күрә.

Ел азагында жюри әлеге бәйгегә нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне билгели. Бүләкләү церемониясен газетаның туган көненә туры китереп уздыру да традициягә әверелде. Бу чара зурлап шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары, газетаны оештыручылар, редакция әгъзалары, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, актив мәкалә язучылар һәм кайбер районнарның татар хәрәкәте активистлары катнашында уза.

2015 ел бәйгесе нәтиҗәләре

“Халкым минем – дөньям минем” бәйгесе 2015 елда өченче тапкыр үткәрелде. Бәйге оештырылу турында игълан газетаның гыйнвар ае санында басылып чыгуга, редакциягә материаллар килә башлады. Гыйнвар аеннан декабрьгә кадәр 30дан артык мәкалә килде. Конкурсантларның иң яше Большеречье районы Каракүл авылының 4 сыйныф укучысы Регина Карымова булса, иң өлкәне Тара районының быел 80 яшен тутыручы Гайнан абый Әхмәдов булды. Конкурста катнашучыларның географиясенә тукталсак, өлкә татарларыннан тыш, Кемерово өлкәсе Анджеро-Судженскидан, Казан шәһәреннән, Башкортстан Республикасыннан да материаллар булды. Төрле темаларны яктырткан мәкаләләрнең 20се газета битләрендә дөнья күрде.

Йомгаклау чарасы

Еллык эшкә йомгак ясау һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү газетаның төп химаячысы Тамир Алимбаев җитәкләгән “Енисей” корпорациясе бинасында узды. Чараны газетаның мөхәррире Гөлсинә Әхмерова ачып җибәрде. Катнашучыларны ул Яңа ел белән тәбрикләде, газета чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләргә һәм мәкаләләр язып торучыларга зур рәхмәтен белдерде, узган елда ирешкән уңышларга һәм булган кимчелекләргә дә тукталып узды.

Аннары Гөлсинә ханым “Халкым минем – дөньям минем” бәйгесендә призлы урыннар яулаучыларны бәян итте, аларга акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

Җиңүчеләр

Жюри әгъзалары бертавыштан Тевриз районы Ташаткан төп мәктәбенең тарих укытучысы Рөстәм Рамазан улы Шарыповның тарихи мәкаләләрен беренче премиягә лаек дип таптылар. Рөстәм әфәнденең февраль аенда басылып чыккан “Бозлы юл — хезмәт йөкләмәсе” дигән мәкаләсендә авылдашларының узган гасырның 30-50нче елларында урманнан агач кисеп чыгаруда күргән авырлыклары турында язылган. Аның ноябрь, декабрь айларында дөнья күргән “Ташатканның “Беломор каналы”, “Тагын бер тарихи бит” дигән мәкаләләрендә авыл халкының төрле елларда фидакарь хезмәт батырлыгы күрсәтүе турында язылган. Июль аенда басылган “Бер фотография тарихы” мәкаләсендә гаилә архивыннан булган 100 еллык фотосүрәт турында сөйләнә.

Тевриз районы Кипо-Кулар авылында яшәүче Тәнзиля Хөдҗәт кызы Уразалеева авыр сугыш елларында әтиләре, ирләре сугышка киткәннән соң, авылда калган хатын-кызларның күргән кыенлыклары, җиңүне якынайтуга керткән өлешләре турында язган. “Сугыш сүзеннән дә куркыныч сүз юк”, “Тыл хезмәтчәне”, “Сугыш уты белән өтелгән” дигән мәкаләләре өчен ул икенче урынга лаек булды.

Большеречье район үзәгендә яшәүче Рәкия Гомәр кызы Якупованың авылдашлары турында язган “Тормышка гашыйк алар”, “Әтием истәлекләреннән” дигән мәкаләләре өченче урынны яулады.

Бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде

Истәлекле бүләкләр актуаль темаларга мәкаләләр язган авторларга да тапшырылды. Алар арасында “Русия укытучылары белән дан тота” дигән темага мәкаләләр циклы авторы Слушаш ханым Раева, Тара районында яшәүче һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән милләттәшләребез белән таныштырып баручы “Тарское Прииртышье” журналисты Татьяна Бурундукова бар иде. Бүләк алганда алар: “Татар милләтеннән булмасак та, без сезнең газета белән танышып торабыз, үзебез дә газетага мәкаләләр язабыз. Бик кирәкле эш башкарасыз. Киләчәктә дә эшегезне дәвам итегез, без дә сезнең белән хезмәттәшлек итүебезне дәвам итербез”, — диделәр.

Аннары Гөлсинә ханым кулына үзенчәлекле бүләк алды. “Бу – моңа кадәр беркайда да, беркайчан да басылмаган милли көндәлек. Бүләк Казан шәһәреннән махсус кайтартылды. Көндәлекнең һәр битендә татар язучылары, танылган шәхесләр, акыл ияләре турында мәгълүмат бирелгән, аларның гыйбәрәләре, хәдисләре, фикерләре, фоторәсемнәре кертелгән. Бүләк редакция әгъзаләреннән тыш, өлкәнең авыл-районнарында үткәрелгән чаралар белән даими таныштырып торучы хәбәрчеләребезгә: Усть-Ишем районыннан Снежана Кадыровага, Тевриз районыннан Мәрвә Төхвәтулинага, Колосау районыннан Әкрәм Әмировка, Большеречье районыннан Зәлифә Рахмангуловага, Тара районыннан Гөлшат Сатышевага һәм Гөлнур Рахмангуловага тапшырыла. Көндәлектә татар халкына күрсәткән эшләрегезне теркәп, уй-фикерләрегезне туплап барыгыз. Без сездән кызыклы һәм эчтәлекле мәкаләләр көтәбез”, — диде.

Газетага карата әйтелгән фикерләр

Йомгаклау чарасы һәм бүләкләү барышында һәркемгә үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылган иде. Чыгышларда газета материалларының эчтәлекле һәм урынлы булулары турында әйтелде. “Газетаны шәһәрдә дә, авыл-районнарда да көтеп алалар, кызыксынып укыйлар. Бездән яңа темалар, яңа материаллар көтәләр. Мин үзем язарга яратам. Мөхәррир кем турында гына язарга кушмасын, йөгереп эшкә тотынам. Газетаны укырга да, язарга да яратам”, — диде редакция әгъзасы Фагыйлә Чумарова.

Агымдагы елда 90 яшен билгеләүче редакция әгъзасе Сания апа Аненкова: “Рәхмәт сезгә, мине онытмыйсыз, мәкәләләремне бастырып торасыз. Таякка таянып булса да килдем әле, сез минем гаиләм кебек. Хәлем булса, тагын да язып торырмын”, — дип, рәхмәтле булуын белдерде.

Чарада Татарстаннан килгән кунак — Питрәч районы Пановка урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләлә Хәсбиулла кызы Дмитриева да булды. Ләлә ханым Омскига дуслары чакыруы буенча килгән һәм газета белән инде күптән таныш. “Дуслар чакыргач, бу чарага да килдем әле. Бик яхшы, кирәкле эш башкарасыз. Үзебезнең татар халкы өчен зур горурлык хисләре кичерәм бу минутларда. Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, татар телен, мәдәниятын, мохитен саклау буенча искиткеч күләмле эш алып барасыз. Монда халкын яраткан кешеләр эшләгәне күренеп тора. Газетагыз эчтәлекле, төсле, яхшы кәгазьдә басылган. Газетаны нәшер итүчеләргә зур рәхмәт. Киләчәктә дә эшләрегез уңышлы барсын, газетаны озак еллар чыгарып торырга көчегез булсын. Яңадан-яңа конкурслар һәм иҗади уңышлар сезгә”, — диде Ләлә ханым.

Кайбер тәкъдимнәр

Чара барышында газетага карата кайбер тәкъдимнәр дә әйтелде. “Газетада себер халыкларында гына булган йолалар, гореф-гадәтләр турында язылса, себер ягында гына әзерләнә торган ризыкларның рецептлары бирелсә яхшы булыр иде. Борынгы сүзләрнең мәгънәләре аңлатылса, балалар өчен әкиятләр бирелсә, газетаның эчтәлеге тагын да бай булыр иде”, — диде Ольга Уразалеева.

Узган гасырның 90нчы елларында татар хәрәкәтендә актив катнашкан Хәлил Кадыйм улы Садыков өлкәбезнең татар авылларында булган проблемаларын ешрак яктыртсагыз, бәлки, өлкәнең татар тормышында үзгәреш, алга китеш булыр иде”, — дигән теләк белдерде.

Газетаны нәшер итүчеләр: “Әлбәттә, тәкъдимнәрне истә тотарбыз. Сез үзегез дә белгән проблемалар турында языгыз, аларны чишү юлларын да күрсәтегез. Сезнең тәкъдимнәрне халыкка җиткерү – безнең бурычыбыз”, — диделәр.

Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Анда “кунакка” Кыш бабай да килде. Ул катнашучыларны җырлатып-биетеп алды, бүләкләр дә өләште.

Конкурс тәмам. Конкурс башлана!

Шулай итеп, III иҗади “Халкым минем – дөньям минем” конкурсы тәмамланды. Шул ук көнне 2016 елда уздырылачак IV иҗади конкурсның башлануы турында игълан ителде. Конкурсның нигезләмәсе турында бу санның 8 битеннән мәгълүмат ала аласыз.

Сания Мирхалеева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*