tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегулов фидакяр хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде
Хатыйп Миңнегулов фидакяр хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде

Хатыйп Миңнегулов фидакяр хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде

Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакяр хезмәте өчен медале белән бүләкләнде. Медальне аңа “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“Кадерле милләттәшләр, публика – искиткеч! Мөхтәрәм Президенттан бүләк алу – зур дәрәҗә. Мин үземне белгәннән бирле халкыма булдыра алган кадәр хезмәт иттем. Милләтебезнең теле яши икән, милләт үзе дә яшәячәк. Киләчәккә өмет-ышанычыбыз зур”, – дип рәхмәтен белдерде галим.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*