tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин: Милләтне диннән аерып карау – тамырдан хаталы фикер
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Милләтне диннән аерып карау – тамырдан хаталы фикер

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Милләтне диннән аерып карау – тамырдан хаталы фикер

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләтне диннән аерып карауны хаталы фикер булуын әйтте. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Динебез миллилекне кире какмый, әмма аның кайсы беренче, кайсы икенче икәнен аерырга өйрәтә. Әле монда, әле тегендә кешеләр арасында каршы чыгучыларны күзәтәбез. Милләтне аерып карау – хаталы фикер. Ислам чит төбәкләрдә һәм гаиләләрендә сакланган. Димәк, ислам – берләштерү көченә ия”, – ди мөфти.

Мөфти туган телгә мәхәббәтне ислам дине аша формалаштырырга мөмкинлеген әйтте. “Мәчетләр оешмаларның эш урыннары татарларны туплап җыеп торучы үзәк булып тора. Күпмилләтле дөньяда яшәгәнебезне онытырга ярамый. Шул очракта гына исламофобиядән котылып булачак”, – диде ул.

“Бүген халык арасында исламда милләт чагылышына карата капма-каршы фикер яши. Бездә төрле милләтләр, аларның гореф-гадәтләре арасында аерымлыклар бар. Раббыбызның рәхмәте ул. Коръән бөтен мөселманнарга бер-берсе белән дуслыклы мөнәсәбәт урнаштырырга куша”, – дип аңлатты мөфти.

Камил хәзрәт кардәшлекнең төрле булырга мөмкинлеген искәртте. “Бу – бөтен кешелек дөньясының рухи байлыгы. Шуңа без милли үзенчәлекләрне киемдә, ашауда, әдәбиятта, көнкүрештә чагылдырып, дөньяны бизәп торырга тиеш. Бу – үзен татар дип санаган һәркем алдында торган бурыч”, – диде ул.

Камил хәзрәт татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен искә төшерде. “Динебездән булмаса да, динне тел, милли гореф-гадәт һәм милли кием сакларга ярдәм итә. Без әхлак, гыйлем хезмәтләре белән халкыбызга үрнәк булырга тиеш”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*