enrutat
Баш бит / Хәдичә апа картаюны белми
Хәдичә апа картаюны белми

Хәдичә апа картаюны белми

1 октябрь — Өлкәннәр көне. Татар халкы гомер – гомергә өлкәннәрне хөрмәт иткән, үрнәк алган, ихтирамлаган. Хәер — фатыйхасын алган кеше бәхетле гомер кичерә. Милләтебезнең әхлагы шуннан гыйбарәт.

Минем бала вакытымнан исемдә калган авыр вакыйгам бар. 70 яше дә тулмаган Фәягөл әбиемә бер гафу итмәслек сорау бирдем һәм гомерем буе шуның өчен үземне тиргим. “Әби, картайгач үләсе киләме ул?” Хәтеремдә. Әбием бик сабыр гына аркамнан сөеп: “И балам бу дөнья бик матур, әнә тагын яз җитте, алмагачлар шау чәчәктә, яшисе иде әле”,-диде. Мин аптырап калдым. Шунда әбием авыр сулап:“ Гомер шундый тиз уза балам”,- диде дә кабат уйга чумды. Әбием 73 яшендә үлде. Әле ул карт та булмаган икән бит. Шул үземнең бала чагымда биргән ямьсез соравым өчен гафу үтенер идем дә бит…

Гомумән, мин әбиләр тәрбиясендә үскән, бәхетле бала булдым. Тагын бер хәтирә. Шулай бер көнне икенче әбием 83 яшьлек Зөләйха, сеңлесе 80 яшьлек Хәдичә белән чәй эчеп утыралар. Мин дә кушылдым. Алар башта авыл хәлләрен урап уздылар. Аннан сүз туганнар хакында китте.

— Бик озак яшибез инде, күрәсең сугышта үлгән 3 абыебызның гомерен яшибездер.

Бу сүзләр минем күңелемә уелып калды. Аннан соң 10 ел вакыт узды. Бүген инде Зөләйха әби дә юк. Ул 88 яшендә безне калдырып китте. Хәдичә апа, әбиемнең сеңлесенә исән-сау. Аңа 93 яшь. Әле шушы көннәрдә генә йөрәгенә операция кичерде. Мин аның хәлен белергә Азнакайга кайттым. Хәдичә апам мине ишек төбеннән үк, — “тагын үләргә ирек бирмәделәр” дип, — елмаеп каршы алды. Без аның белән һәрвакыттагыча, узганнарны искә алып утырдык. Бу юлы мин бу хәтирәләрне язып куярга булдым.

Сарман районы Карамалы авылында балта остасы Ямалетдинов Саләхетдин, хатыны Махиасма белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. 5 малай, 3 кыз. Авыл өчен бик бай булмасалар да хәлле гаилә. 2 ат, 2 сыерларын биреп колхозга керәләр. Җир чәчеп, мал тотып хезмәттә яшиләр. Колхозда эшлиләр. 1937 нче елны гаилә башлыгы дөнья куя. Аңа нибары 50 яшь була. Уллары, кызлары әнисен ышыклап, ярдәмләшеп яшиләр. Бер-бер артлы гаилә коралар. Тормыш дәвам итә.

1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Ямалетдиновларның 3 улы сугышка китә. Берсенә 31, икенчесенә 28, өченчесенә 27 яшь була. Алты ай дигәндә өчесенең дә үле хәбәре килә. Өчесенең 5 баласы ятим кала.

— Әнкәйнең чәчләре бер төндә агарды. – Хәдичә апа әкрен генә урыныннан торып йөреп килде дә сүзен дәвам итте. – Мин үзем 1938 нче елда Азнакай районы Баланлы Бүләк авылында яшәүче Габделхай Җәлиловка кияүгә чыктым. Ирем ятим иде, туганнары ачлык елларында үлгән, ирем әбисе тәрбиясендә үскән. 1940 нчы елны армиягә китте. Мин аның әбисе янында, 14 көннек кызымны кочаклап калдым. Хатлары килә. Мин 19 яшьлек кенә булуыма карамастан бар эшне булдырам. Тырышам. Сугыш башлангач иремнән хат килми башлады. Шулай ярты ел дәвам итте. Аннан кабат яза башлады, рәхмәт төшкән. Авылдагы кайбер кеше,- аның ире үлгән, башка кеше хат яза икән,- дигән сүзләр йөртә башлады. Чынлыкта алар камалышта калган булганнар икән. Күрдем инде, нахак сүзләр дә ишетергә туры килде. Бернәрсәгә карамадым, тугры булып иремне көттем. 1944 нчы ел. Ач торган көннәр дә күп булды. Бар тапканны фронтка озатабыз. Халык ачлыктан кырыла башлады. Мин колгозда идарәдә хисапчы булып эшлим. Шул елны авылга солы кибәген кайтардылар. 200 грамм кеше башына.

— Аны ничек ашадыгыз соң сез, Хәдичә апа?

— Солы кабыгын салкын суга салып чайкый идек тә кайнатып эчә идек. Авылдагы Латыйп бабай миңа чабата үрергә өйрәтте. Һөнәрле үлмәс диләр бит, чабата да үрә башладым. Иремнең әбисе инвалид иде, бер ел түшәктә ятты. Кер юарга сабын юк. Селте тондыра идем. Көлне чиләккә саласың да өстенә кайнар су салып тондырасың, шул агарта керне. Борынгыдан калган.

Хәдичә апа тагын торып йөреп килде. Ул шулай “гәүдәмне язып алам” ди. Хәрәкәтсез утырырга яратмый. Мин артыннан йөрим, ул сөйләгәннәрне түкми-чәчми язып барырга тырышам.

Хәдичә апа авылда акылы, белеме белән аерылып торган. Аны юкка гына 19 яшендә идарәгә хисапчы итеп эшкә чакырмаганнардыр инде.

-Хөкүмәт әле безнең хезмәтне һаман бәяләп бетерә алмый. Кечкенә генә Баланлы- Бүләктә күпме йорт буш калды. Хатын кызлар, картлар, балалар җилкәсенә төшкән авыр йөк турында сөйләп бетереп булмый.

1945 нче елның 26 нчы гыйнварендә Хәдичә апа иренең үле хәбәрен ала. Һәр йортка кергән афәт аны да читләп узмый. Әбисен дә җирли. 5 яшьлек Халисәсе белән ятим булып тормыш көтә башлыйлар. Тол калган, яшь, чибәр хатынга күз атучылар да була билгеле. Шул вакытта үземә сүз куйдым,- ди Хәдичә апа.” Исемгә, данга менмим! Сүземдә тордым”.

1946 нчы елны авылга сугыштан Шәрип исемле егет кайта. Хәдичәне күргәч озакка сузмый, аның кулын сорый.

— Бала белән алгач бардым.

— Ә мәхәббәт, Хәдичә апа?

— Аның беренчесе генә ярату белән була шул. Ә икенчесе хөрмәт.

Шәрип Шәйдуллинга ияреп, Хәдичә кызы Халисә белән Себергә юл алалар. Ул вакытта шулай еракларга шахтада эшләргә, төрле төзелешләргә җибәрү була. Алар Коми республикасының Совхоз “Запалярье” дигән урынында туктыйлар. Таш күмер шахталары өчен, тимер юл сала торган станция була ул. Исеме Сивая- Маска.

— 8 сәгать эшлибез, бер көн ял. 1947 нче елны кызыбыз Равия туды. Бер айлык булгач кабат эшкә чыктым. Элек шулай иде. Бала туганчы бер ай, тугач бер ай. Аннан караучы яки балалар бакчасына бирәсең.

1948 нче елны икенче кызлары Әминә, аннан Сәлимә, уллары Рафаэль бишенче булып туа. 20 ел Сивая- Маскада яшиләр алар, лаеклы ялга чыгып, 1970 нче елны, туган якларына кайтып китәләр. Ике кызлары Равия һәм Әминә гаиләләре белән шунда кала.

— Азнакайда йорт сатып алдык. Кошкорт, бакча барысы да гади, үзебезнеке. Туганнарыбыз янына кайту миңа зур бәхет иде. Ул вакытта бер апам Асыя Үзбәкстанда, Зөләйха апам Чалпыда, энем Габдрахман Сарман районы Карамалыда яши иде. И, рәхәт вакытлар. Ат җигеп килеп төшә торган иделәр. Сөйләп сүз бетми, җылап яшь кипми дигәндәй. Без Шәрип белән биш балага да белем бирдек. Халисә тәрбияче, Равия китапханәче, Әминә хисапчы, Сәлимәм шәфкат туташы, ә менә улыбыз Рафаэль музыка сәнгатенә тартылды. Безнең яклап бабай , әти музыкантлар булды. Алар курайда уйный торганнар иде. Карамалыда, якын тирә авылларда концертлар куеп та йөри торганнар иде. Күрәсең нәселдән килгән. Рафаэлебез консерватория бетерде. Бүгенге көндә М.Җәлил исемендәге опера һәм болет театрының оркестрында музыкант.

— Хәдичә апа 5 бала үстергәнсез. Авыр вакытларыгыз күп булгандыр? Кайсысы балаң турында аерып сөйлисең килә?

— Кулыңдагы кайсы бармагыңны тешләсәң дә авырта. Берсен дә аермыйм. Барысы да янымда ук булмасалар да, йөрәгемдә. Баласыз кешенең бер рәхәте дә юк дип уйлыйм мин. Бүген минем биш баламнан 9 бала туды, алардан 11 онык, инде 2 оныкчыгым бар. Бу бәхет түгелме? Аллага шөкер балаларым минем йөземә беркайчан да кызыллык китермәде. Әтиләре генә озак яшәмәде. Сугышта алган җәрәхәтләреннән 1984 нче елны үлде. Ул бит сугышның беренче көннәреннән фронтта булган. Берлинга кадәр җиткән фронтовик.

Хәдичә апага 93 яшь. Яшен сораган кешегә ул,- өч тапкыр утызга өчне кушкач,- дип җавап бирә. Җитез, шат күңелле ул. Туганнары, дуслары, күршеләре арасында, аны яратмаган, хөрмәт итмәгән кеше юк.

-Бөек Ватан сугышында башларын салган абыйларыбыз өчен, инде бу якты дөньядан киткән барлык туганнарыма догаларымы җиткерәм. Әгәр миңа ходай шундый озын гомер биргән икән димәк минем бу дөньяда гамәлем бар.

Мин Хәдичә апамның озын гомерен ассызыкларга теләмим, ә язмышына, аның көченә сокланам. Шәфкать туташы булып эшләгән, бүген инде лаеклы ялдагы кызы Сәлимә гел янында.

— Сәлимә апа, синең һөнәр сайлауга кем сәбәпче булды?

-Белмим апаем, менә бит кирәк һөнәр сайлаганмын. Яратып эшләдем. Ә әни мине чын хатын кыз белергә тиеш ашарга әзерләргә, тегәргә, бәйләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле. Исән генә булсын. Ул безнең гаиләнең башында булды һәрвакыт. Беркемгә авыр сүз әйтмәс, ачуланмас.

— Ә аның иң яраткан шөгеле.?

— Ул кинога йөрергә ярата. Хәзер дә хәбәрдар булып тора. Укый. Исән генә булсын. Әниебез безгә бик кирәк!

Санамыйк әле яшьләрне. Бирелгән икән сөенеп яшик. Үкенечкә калмасын. Хәдичә апа кебек ак әбиләребезнең хәер догасында булыйк. Вакытында кадерләрен белик. Яратыйк.

 Ләйсәнә Садретдинова
“Халкым минем” май, 2013

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*