tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истәлекле даталар. 2013 елның октябре. Татарстан Республикасы
Истәлекле даталар. 2013 елның октябре. Татарстан Республикасы

Истәлекле даталар. 2013 елның октябре. Татарстан Республикасы

5 октябрь

– Шагыйрә Зәйнәп Хуҗихан кызы Бәшированың тууына 110 ел (1903–1984).

12 октябрь

– Музыкант, композитор Заһидулла Ярулла улы Яруллинның тууына 125 ел (1888–1964).

13 октябрь

– Рәссам, график Андрей Михайлович Кузнецовка 50 яшь (1963).

– Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗевка 60 яшь (1953).

15 октябрь

– Рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаил Әбүләес улы Зыязовка 75 яшь (1938).

16 октябрь

– Язучы Әсрар Әбрар улы Галиевнең тууына 75 ел (1938–1998).

17 октябрь

– Актёр, ТАССРның атказанган артисты Фәридун Ибраһим улы Юнысовның тууына 100 ел (1913–1978).

20 октябрь

– Рәссам, педагог Нина Петровна Романованың тууына 120 ел (1893–1952).

– Дирижёр, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әзһәр Хәниф улы Абдуллинның тууына 90 ел (1923–1993).

– ТАССРның атказанган артисты Асия Әхмәтша кызы Харисова (Разаутдинова)ның тууына 90 ел (1923–2011).

– Рәссам, график, Татарстан Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Шаһинур улы Мордановка 60 яшь (1953).

25 октябрь

– Рәссам Герман Дмитриевич Мелентьевның тууына 90 ел (1923–1979).

26 октябрь

– Актёр, режиссёр Камал I нең (Габдулла Галиәкбәр улы Камалетдиновның) тууына 120 ел (1893–1933).

– ТАССРның атказанган артисты Вәли Галкинның тууына 100 ел (1913–1996).

– Скрипкачы, педагог, ТАССРның атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Зариус Госман кызы Шаһморзаевага 80 яшь (1933).

27 октябрь

– Актер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Тимерҗан улы Шәриповка 50 яшь (1963).

– Татар хатын-кызларының «Сөембикә» журналы чыгуга 100 ел. Ул Казанда 1913 елдан 1918 елның 8 гыйнварына кадәр чыга. 1926 елның августыннан башлап «Азат хатын» исеме белән нәшер ителә. 1941-57 елларда басылмый, 1958 дә яңадан чыга. 1991 елдан «Сөембикә» итеп үзгәртелә.

28 октябрь

– Шагыйрә, педагог Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина (Латыйпова)га 70 яшь (1943).

30 октябрь

– Тарихчы, педагог Рифгать Шакирҗан улы Таһировның тууына 110 ел (1903–1977).

Интернеттагы мәгълүматны кулланып Рәисә Сафиуллина төзеде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*