tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телебезнең кысрыклануына янаучы закон проекты белән килешмибез!
Телебезнең кысрыклануына янаучы закон проекты белән килешмибез!

Телебезнең кысрыклануына янаучы закон проекты белән килешмибез!

Түбән Кама татар конгрессы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә оешма җитәкчесе Рөстәм Ганиев имзалаган хат юллады.

“Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама МР җирле оешмасы президиумы Татарстан Республикасында рус теле белән тигез хокукта булган татар теленең дәүләт статусын югалтуына китерүче һәм телебезнең кысрыклануына янаучы Федераль закон проекты белән килешмәвен белдерә.

РФ Дәүләт Думасына 21.06.2013 дә Думаның милли эшләр комитетыннан юлланган “РФ Халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты көзге сессиядә каралырга тиеш.

Әлеге закон проекты РФ субъектларының үз дәүләт телен билгеләү, аны “дәүләт органнарында һәм җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Россия Федерациясе дщълщт теле белщн рщттщн куллану” хокукы турындагы РФ Конституциясенең 68 матдәсен формаль яктан кире какмыйча гына, эчтәлегендә исә төбәкләрнең дәүләт телләре дәрәҗәсен түбәнәйтеп, аны гадәти туган тел статусына тигезләүне күздә тота.

Әгәр закон кабул ителсә, республикаларда дәүләт һәм җирле үзидарә органнары үз эшчәнлегендә РФ дәүләт телен кулланылырга, Федераль судлар рус телендә генә эшләргә тиеш булачак. Милли мәгариф дәрәҗәсенә дә турыдан-туры янау көтелә. Рус теле дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та укытыла алачак, һәм бу башка фәннәрнең, шул исәптән, татар теленең кыскартылуына китерергә мөмкин. Республикабыз матбугат чараларын да, үз милли йөзен югалтып, тулысынча рус телендә генә яки татарчага туры тәрҗемәдә хәбәр итүгә күчү көтмәсме?”, – диелә хатта.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*