tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без – татарлар” проекты башланды
“Без – татарлар” проекты башланды

“Без – татарлар” проекты башланды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Беренче урынбасары Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин “ТНВ – Планета” каналына биргән әңгәмәсендә татар телен, динен, мәдәниятын һәм тарихын өйрәнү максатыннан оештырылган “Без – татарлар” проектының яңадан старт алуы турында белдерде.

Ул үзенең фикерендә, бу проектның җитди программа нигезендә Россия ислам университеты белән берлектә эшләвен ассызыклады.

“Чит илләр безнең телебезне, тарихыбызны, мәдәниятбезне өйрәнәләр, шуңа нигезләнеп фәнни хезмәтләр язалар, ә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр аралашу коралы буларак карыйлар,чөнки татар теле ул барлык төрки халыклар семьялыгына кергән телләр белән аңлашырга ярдәм итә. “Без – татарлар” проекты камилләшә бара, аның аша татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны артканнан арта бара. Халык телне өйрәнсә, исламга килә. Курсларга без барлык теләүчеләрне дә кабул итәбез.

Тел белү зур байлык. Үз теленне, диненне, мәдәниятеңне,тарихыңны өйрәнү зарур. Башка милләт вәкилләре безне хөрмәт итсен дисәк, эшебезне әнә шуннан башларга кирәк!– дип тәмамлады үзенең чыгышын Ренат Вәлиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*