tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәлне аңлаган өчен рәхмәт
Хәлне аңлаган өчен рәхмәт

Хәлне аңлаган өчен рәхмәт

Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте гамәлгә куйган “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасы буенча быел урыннарда башкарылачак эшләр, билгеле сәбәпләр аркасында, авыр шартларда узды, күп проектлар хәтта югары инстанцияләрдә хуплау да тапмады. Ә менә безгә бу өлкәдә һәм башка программаларда катнашып, җиңүгә ирешү бәхете елмайды – Красноостровский администрациясенә кергән ике авылда 6 (!) проект тормышка ашырылды: Краснайдагы Колхозная урамына 800 метр асфальт салынды, һәйкәл нигездән яңартылды, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелде, ә күрше Левашовкада мәдәният йортына һәм сугышчы һәйкәленә  капиталь ремонт ясалды.

Боларның һәрбересенә аерым тукталганда, шуларын билгеләп үтәсем килә. Әлбәттә, авыл өчен тигез, такыр юлларның мөһим булуын берәүгә дә аңлатып торасы юк. Шуңа җирле халык та, урыннарда үз эшләрен алып барган авылдашлар да көнкүреш шартларын яхшыртуга корылган проектларны хуплап алалар, ярдәм кылалар.

Ә Краснайдагы һәйкәлгә килгәндә, финанс кыенлыклар туды, чөнки нинди генә эшкә алынсак та, без аны төгәл, бер дигән итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Ярый әле шәһәрдә яшәүче хәлле авылдашларыбыз бар, алар нык ярдәм итте, аеруча Камил Мансур улы Хафизовка чиксез рәхмәтлебез, сугыш михнәтен күргән 1300 авылдашыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә ул 170 мең сум бирде.

Юл уңаеннан әйтергә кирәк, Левашовкадагы мәдәният йортын капиталь сипләп чыгар өчен, аның авыл хуҗалыгы җирләрендә эш алып барган Михаил Николаевич Платонов якынча 100 мең сум белән булышты. Ә биредәге һәйкәлне без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына махсус булдырылган программа ярдәмендә нигездан яңарттык.

Краснайда балалар һәм спорт мәйданчыкларын “Авыл территорияләрен үстерү” программасы кысаларында торгыздык. Аның беренчесендә дистәдән артык җиһаз урнаштырылды һәм спорт белән шөгыльләнү өчен икенчесен дә кирәген кадәр җиһазландырачакбыз.

Яу кырында берәү генә сугыша алмаган кебек, бу эшләрне без газиз авылдашларым белән бергәләп башкардык, шәһәрдә яшәүче якташ-милләттәшләребез дә һәрвакыттагыча, якта калмады. Әлбәттә, Сечен районы башлыгы Евгений Генадьевич Наборновка рәхмәт, ул безнең хәлләрне аңлап, нык булышып тора.

“Туган як” хәбәр иткәнчә, “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасы киләсе елда да гамәлдә булачак һәм без бу форсатны да кулдын ычкындырмабыз, дип ышанам, чөнки бездә җирле хакимият белән халык аоасында үзара аңлашучанлык бар.

Максут АЛИМОВ,

Красный Остров администрациясе башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*