tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк
Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк

Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк

Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк. Театрда курчак балеты репетицияләре бара.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында La Primavera камера оркестры белән берлектә «Шүрәле» балетын кую идеясе белән оркестрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов чыккан. Композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты музыкасын да оркестр өчен ул эшкәрткән.

Спектакльнең премьерасы эскизлар форматында «Абязов-фестиваль» кысаларында С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында булачак. Премьера 7 декабрьдә көтелә. Спектакль La Primavera оркестры башкаруында тере музыка астында барачак.

«Әкият» курчак театрының үз сәхнәсендә «Шүрәле» балеты гыйнвар азагына планлаштырылган. Спектакль өчен «Шүрәле» балеты музыкасы симфоник оркестр катнашында яздырылган.

Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чыгара, либретто авторы да ул үзе. Хореограф — Сәлимә Әминова. Шүрәле образын гәүдәләндерергә Камал театрыннан Илдус Габдрахманов чакырылган.

«Шүрәле» курчак спектакле әлеге балетның беренче куелышына 75 еллыкка багышлана. Авторлар бу куелыш белән татарның милли тәңгәллеге, рухи байлыгы, милли мирасы турында уйланырга чакыра.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*