tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов туган көнен билгеләде
Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов туган көнен билгеләде

Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов туган көнен билгеләде

5 нче декабрь көнне зур хөрмәткә ия булган милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов туган көнен билгеләде.
Абруйлы аксакалыбызны, туган көне уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Русия мөселманнары Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләде.
Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов 1923 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз», I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*