tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты
Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Алар Үзбәкстанда изге урыннарны зиярат кылу туризмын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Үзбәкстанда мөселман дин әһелләре белән бәйле изге урыннар бик күп. Билгеле булганча, татарның күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани дә Бохарада белем алган. Аңа биредә узган ел I Халыкара зиярат-туризм форумы  кысаларында истәлек тактасы ачылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Бохарада мәшһүр хәдис галиме Имам Бохариның укуларын уздырырга, гарәп телендә китапларын бастырырга тәкъдим итте.
Камил хәзрәт Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриевка очрашу истәлеге итеп «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын – Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен бүләк итте. Кунаклар да үз чиратында мөфтигә истәлекле сувенир тапшырды.

http://dumrt.ru/news/news_25116.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*