tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел» каналының Казан филиалы Яңа ел өчен музыкаль тамашаларны төшереп тәмамлады
«Туган тел» каналының Казан филиалы Яңа ел өчен музыкаль тамашаларны төшереп тәмамлады

«Туган тел» каналының Казан филиалы Яңа ел өчен музыкаль тамашаларны төшереп тәмамлады

«Яңа ел туе» дигән тамаша – татарлар өчен дә, башкортлар өчен дә уртак булган йолабыз – никахны күрсәтү.

Ел саен Яңа ел төнендә халкыбызның берәр гореф-гадәтен күрстергә ниятләп торабыз. Узган ел «Аулак өй» күренешен төшергән идек. Быел – никах! Чынбарлыкта ничек бар-шулай тасвирларга тырыштык. Имам хатыйб никах укыганда шартын китереп яулыктан, мөселман күлмәкләреннән утырдык. “Хыял-шоп” кибете артистларыбызны бөтен шартын туры китереп киендерде.

Киленне дә мендәргә бастырып, бал-май каптырып каршы алдык. Кияү ролендә – яшь җырчы Адель Нәбиуллин, кәләш – Аделина Мингазова, шулай ук яшь башкаручы.

Яр Чаллы, Башкортстан хәтта Тольяттидан килгән артистлар да бар иде.

«Яңа ел туе» тамашасын  31 декабрьдә «Туган тел» каналыннан карый аласыз.

Концертлар төшерүдә «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик  Абдрахманов зур ярдәм күрсәткән. Шундый милли җанлы җитәкчеләр күбрәк булса иде!

Балаларга да бәйрәм тамашасы әзерләнде. “Тантана” рестораны директоры Наил Галәвиев бөтен республикадан җыелган балаларны кабул итте.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов тамашада катнашучы 30-40 баланы бүләк-күчтәнәчләр өләшеп сөендерде.

Җырчыларга үз иҗат җимешләрен пропогандалау, халыкка җиткерү мөмкинлеге биргән өчен, талантлы балаларны күрә һәм үстерә белгән өчен «Туган тел» каналының генераль директоры Азат Вахитовка афәрин дип әйтәсе килә!

Алдагы елларда да «Туган тел Казан» белән хезмәттәшлек өзелмәсен, матур уңышларга ирешеп, сәламәт булып, иҗат итеп яшик!

Миләүшә Сибгатуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*