tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәнең милли тәрбия бирә торган балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия
Бөгелмәнең милли тәрбия бирә торган балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия

Бөгелмәнең милли тәрбия бирә торган балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия

Бөгелмәнең «Батыр»ы «Туган телдә балаларны тәрбиялү эшен оештыручы иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурсында катнашты һәм җиңүчеләр исемлегенә керде.

«Батыр» балалар бакчасы — нәни бөгелмәлеләрне татар телендә тәрбияләүче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең берсе. Биредә татарлар гына түгел, рус балалары да тәрбияләнә. Нинди милләттән булуларына кармастан, алар татар телен аңлыйлар, сөйләшергә тырышалар.

Биредә балаларны татар халкының мирасына таянып тәрбиялиләр: әти-әнине кадерләргә, өлкәннәрне хөрмәтләргә, гореф-гадәтләрне онытмаска, халык авыз иҗатын белергә. Инде менә күп еллар Лилия Әхмәтова боларның барысына балаларны төшендерә. Аның өч баласын биредә шулай тәрбияләгәннәр, хәзер ул шул юнәлештә эшли.

«Минем балалар бу бакчада үсте, артларыннан мин дә «Батыр»га килдем. Рәхәтләнеп, эшемне яратып эшлим. Беренче чорларда тәрбияче ярдәмчесе булдым, хәзер үзем кеше балаларына тәрбия бирәм. Улларым һәм кызым «Батыр»ны сагынып сөйли. Безнең гаилә өчен «Батыр» буыннар бакчасына әверелде, кем белә, бәлки, боерган булса, бирегә оныклар да килер, — дип сөйләде балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Әхмәтова.

Моннан тыш, һәр төркемдә кече музейлар урын алган. Татар телендә тәрбия эше бакчадан тыш та оештырыла. «Батыр»лылар Татар мәдәният үзәгендә оештырылган татар халык театрының «Орчыклар» кече фольклор төркеменә йөриләр. Нәни «йолдызлар» Бөгелмәгә килгән кунакларны каршы алалар, шәһәркүләм бәйрәмнәрдә татар телендә сәламлиләр. Әлеге чараларга аларны бакчаның алыштыргысыз музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова әзерли.

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*