tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   Халыкара бәйгедә беренче урынга лаеклылар!
  Халыкара бәйгедә беренче урынга лаеклылар!

  Халыкара бәйгедә беренче урынга лаеклылар!

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Нур” әдәби-сәнгать түгәрәгенә йөрүче Алиса Баганаева, укытучысы Рузалия Нариман кызы Корманалиева белән Төмән шәһәрендә узган Х Xалыкара Халык мәдәнияте бәйгесендә катнашып беренче урынга лаеклы булдылар.

Нәфис сүз осталары номинациясендә читтән торып катнашучылар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр сөйлиләр. Рузалия Нариман кызы бәйгедә Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” хикәясеннән өзекне сәнгатьле, эчтәлеген, авторның хисләрен тыңлаучыларның күңеленә җиткереп башкара. Алиса Борис Васильевның “А зори здесь тихие” әсәреннән өзек сөйли. Таланты кыз уникенче мәктәптә сигезенче сыйныфта укый. Ул сәләтле җырчы да, биюче дә. Быел Халык мәдәнияте бәйгеседә, нәфис сүз номинациясендә катнашып яңа үрләр яулады.

Алисаның җитәкчесе себер татар мәдәният үзәгендә “Нур” әдәби-сәнгать түгәрәген алып баручы Рузалия Наримановна:”Балалар безнең түгәрәгебездә татарча сөйләшергә өйрәнәләр, шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗаты белән танышалар. Сәхнәләштерелгән күренешләрдә бик теләп катнашалар. Алиса татар теле түгәрәгенә 2012 нче елдан йөри. Хәзерге көндә дистанцион укытуга күчтек, бәйгеләрдә онлайн форматта катнашабыз. Тирән белем алу өчен балалар тырышып укырга, ата-аналар, укытучылар уртак тырышлык белән уңышларга ирешергә тиеш. Бердәмлектә, күп көч куеп һәм зур теләк белән эшләргә кирәк.

Бездә кече яшьтәге һәм яшьүсмер балалар өчен махсус программа буенча балалар өстәмә белем алалар. Бу бәйгедәге нәфис сүз остасы номинациясендә жюри әгъзалары катнашучыларның дикциясенә, милли костюмнарына, авторның сүзләрен, хисләрен тыңлаучыга җиткерә алучыларга бәя бирделәр. Алисабыз сынатмады! Без аны чын күңелебездән җиңү яулавы белән котлыйбыз! Туган теленә, сәнгатькә мәхәббәт уяткан аның әти-әнисенә дә рәхмәтләребезне белдерәбез“-диде.

Балаларны сәгатькә тарту, алар арасында талантларны барлау, ачыклау, үстерү өчен иҗади бәйгеләр бик кирәк. Мондый катлаулы чорда яшь буынны татар шигъриятенә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүче укытучыларга киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.

Меңнән артык катнашучыларын “Сибирский родники” Халыкара бәйге  зур сәхнәләрдә җыйган чаклар да килеп җитәр дигән өметләр өзелмәсен.

                                                                                                          Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*