tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәзрәткә “Әл-Ихсан” ордены тапшырылды
Хәзрәткә “Әл-Ихсан” ордены тапшырылды

Хәзрәткә “Әл-Ихсан” ордены тапшырылды

Тубыл мәчете баш имамы урынбасары, шәһәрнең тарихи мәчете имам-хатыйбы Фәннүр хәзрәт Казыймовка Россиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов “Әл-Ихсан” орденын тапшырды. Яшьләр арасында рухи әхлакый тәрбияне ныгытуда тырыш хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән хәзрәт шәһәрдә узган мәдәни, дини чараларда, уку йортларында студентлар, укучылар белән очрашуларда вәгазь сөйли, әңгәмә оештыра. Ул яшь буын белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

-Шәһәрнең унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәбендә төрле милләт балалары укый. Уку елы ахырында узган әти-әниләр җыелышында чыгышмада без төрле милләт вәкилләре булсак та, бер-беребезне хөрмәт итеп, аралашып, үзара тату яшәргә кирәклеге турында сөйлибез. Мәктәп укучылары кече яшьләреннән тәмәке тарту, аракы эчүнең зыяны, начар гадәтләр- гонаһы булганын белеп үсеннәр. Әти –әниләр мәчеткә, я чиркәүгә баралар икән, балаларын бергә алсыннар.

Балаларыгызның дуслары булсагыз, аларны ялгыш юлдан саклап кала аласыз. Балалар сезгә ышанырга тиешләр. Бүген безнең илебездә тырыш, хезмәт сөйгән балалар өчен уңай шартлар тудырылган. Укучылар мәктәптә тырышып белем алырга кирәклеген кече яшьтән белсеннәр. Безнең илебездә тырыш укучыларның югары уку йортларында белем алырга мөмкинлекләре бар. Гаиләдә малайларны киләчәктә җаваплы, үз гаиләсенең таянычы итеп тәярбияләргә кирәк. Кызлар белем алу белән бергә киләчәктә үз балалары өчен үрнәк әни, хуҗабикәләр дә булып үссеннәр иде. Бу сыйфатларны укучыларында мәктәп, гаилә, дин белән бердәмлектә тәрбияләсәк яхшы булыр,-”диде.

Ел дәвамында югары һәм урта белем бирү йортларында Фәннүр хәзрәт студентларга вәгазь сөйләде. Хәзрәт чыгышында үзенең балачак елларын искә алып, кече вакытында, ир малай булса да, өй эшләреннән оялмаган, идән юганын, сыер сауганын, яшьүсмер елларында төрле сынаулар аша үткәне турында уртаклашты. Шәһәребездә төрле милләт вәкилләрен дуслыкка-татулыкка, тыныч яшәргә чакырды. Яшьләргә рухи-әхлакый сыйфатларның мөһимлеге, иман ныклыгы турында ешрак сөйләргә кирәк дип әйтте.

Яшьләрне үз халкыңның гореф-гадәтләре белән кызыксындырган, рухи кыйммәтләрен барлаган милли, дини чаралар күп. Бүгенге көндә Тубылның тарихи мәчетендә никахлар укыту мәҗлесләре бәйрәмчә үткәрә башладылар. Мәчеттә никах укыту гына түгел, дини чара тәмамланганнан соң, мәчетебезнең бер бүлмәсендә кунакларны милли ризыклар белән әзерләнгән чәй табынына чакыралар. Анысын яшьләрнең туганнары әзерли.

Фәннүр хәзрәт:” Никах үткәрү чараларын бөтен гаилә вәкилләре, төрле буын кешеләре катнашуда үткәрү мөһим. Әле генә бездә әби-бабайлар, әти-әниләр, бала-оныклар катнашында Линна Марс кызы һәм Илһам Урман улының яңа гаилә корулары безнең мәчеттә укылган никахтан башланды. Яшьләргә Тубылның борыңгы, бай тарихлы мәчетебездә никах укыдык. Аларга никахлашу таныклыгын тапшырдык. Икесе дә зур төзелеш оешмасында эшләгән инженерлар. Яшь кәләшләрне олысы-кечесе котлады, теләкләр юллады. Бу матур традицияне яшь буын да күрде. Никах – яңа оешкан яшь гаилә , аларны котларга килгән якыннары өчен дә мөһим, истәлекле, онытылмаслык шатлыклы вакыйга булып үтте. Мондый никах укыту бәйрәмнәр ешрак булсын иде”, -дип сүзен дәвам итте.

Яшьләрнең әти-әниләре мондый чараны оештыруда ярдәм иткән Фәннүр хәзрәткә рәхмәтләр юлладылар. Тубыллылар “Әл -Ихсан”ордены белән бүләкләнгән Фәннүр хәзрәт Казыймовны котлыйлар. Изге эшләрендә уңышлар телиләр.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*