tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Юграда яшәүче милләттәшләребез Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикумда катнаша
ХМАО-Юграда яшәүче милләттәшләребез Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикумда катнаша

ХМАО-Юграда яшәүче милләттәшләребез Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикумда катнаша

Казанда 23-27апрель көннәрендә РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен, “Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм уздыру алымнары һәм технологиясе” дип аталган семинар-практикум уза. Семинар Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү институтында уза, чара Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

23 апрельдә теркәлү һәм кунакханәгә урнашканнан соң семинарда катнашучылар 24 апрель иртәсендә тарихи Казан буйлап сәяхәткә юнәлделәр. Башкалабыз буйлап автобуста оештырылган экскурсия безнең өчен тәҗрибә алу да иде. Казан Россиянең өченче мәдәни башкаласы, дип юкка гына аталмый. “Кол Шәриф”мәчете, Казан Кирмәне”(Кремль), “Туган авылым” комплексы, “Әкият” театры, Ш.Мәрҗәни мәчете, Богородица ирләр монастыре буйлап оештырылган экскурсия бездә зур тәэсирләр калдырды.

Төшке аштан соң милләттәшләребезне “АК Барс” көрәш сараенда семинарның ачылу тантанасы көтә иде. Семинарны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров ачып җибәрде, үз төбәгендә милләте өчен янып -көеп халыкка хезмәт иткән милләттәшләргә зур рәхмәтен җиткерде. Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равиль Гарифулла улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы”Көрәш” җыелма командасының баш тренеры Шәйхетдинов Фәрит килгән кунакларның бик тә кызыклы сорауларына җавап бирде. Ә алда иң кызыклысы, “Көрәш” алымнары белән таныштырыр өчен келәмдә Татарстанның чемпион егетләре, РФ татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт осталары Булат Мусин һәм Ильмир Төхвәтуллин көрәш серләренә төшендерде, семинарда катнашучыларны милли көрәш үзенчәлекләре һәм кагыйдәләре белән дә таныштырды. Ә кичен режиссер – оештыручылар К.Тинчурин театрында “Төш” спектакленә тамаша кылдылар. Ә иртәгесен алар Сабантуйны куярга, бәйрәмне милли төсмерләр белән бизәргә өйрәнәчәк. Моннан тыш, семинарда катнашучылар өчен ике көн дәвамында бик күп төрле чаралар, ял программалары каралган.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра — КАЗАН

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*