enrutat
Баш бит / Хуш, Үмәр хәзрәт
Хуш, Үмәр хәзрәт

Хуш, Үмәр хәзрәт

Россия мөселманнарының дин эшлеклесе, 1988 елда зур тырышлыклар белән Түбән Новгородның тарихи Җәмигъ мәчете бинасын дин кардәшләребез кулланышына кайтарган һәм аңа тиешлечә сыйфатлы реконструкция ясап, 2015 елда тантаналы рәвештә аның 100 еллыгын зурлап бәйрәм иткән, Нижгар төбәгебездә Диния нәзарәтенә нигез салган һәм аны 1993 елдан башлап, 2008 елга кадәр уңышлы гына җитәкләп барган, 1994 елда төбәгебездә регионара мәдрәсә ачкан хөрмәтле имам-хатип Үмәр Юсип улы Идрисов, коронавирус чире йоктыру сәбәпле, узган атна азагында вафат булды һәм агымдагы атна башы белән Федяково авылы территориясендә урнашкан шәһәр каберлегендә гүргә куелды.

Үмәр хәзрәт 1954 елның 1 январенда Түбән Новгородта (элекке Горький шәһәре) туа. Урта мәктәпне тәмамлап, шофер таныклыгы ала, таксист булып эшли. 1980 елда, дингә ирек бирелә башлагач ук, ул Бохарага, мәртәбәле ислам мәдрәсәсенә укырга китә һәм яхшы билгеләренә аны вакытыннан элек тәмамлап, инде 1987 елда Ташкент ислам институтында югары белемле имам белгечлеге буенча диплом ала. Шуннан кайту көе Үмәр хәзрәт җиң сызганып туган төбәгебездә рухи тормышыбызны җанландырып үстерүгә керешә һәм калган бар гомерен тулысынча хак динебезгә багышлый – 1913-1915 елларда төзелгән һәм совет чорында хәрби госпиталь, балалар бакчасы, склад һәм башка максатларга кулланылган Җәмигъ мәчете бинасын мөселманнар ихтыяҗына кайтарып, аны кабат ярым айлы Аллаһы йортына әверелдерә һәм 1991 елдан башлап шунда имам-хатип вазифасын башкара. 2001 елда күренекле татар меценатлары ярдәмендә өлкә үзәгенең Автозавод районында “Тәүбә” мәчете төзетә, күренекле якташыбыз, киң кырлы мөгаллим Хөсәин Фәезханов исемендәге Нижгар ислам институтының оештыручысы булып чыга (2005), тарихи Җәмигъ мәчете каршында зур дини үзәккә нигез сала (2006). Әмма хөрмәтле хәзрәтебезнең бу идеясе, кызганычка, шулай җирдән күтәрелә алмыйча, бүгенгәчә бик күп дин кардәшләребезнең хыялы булып тора.

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, Үмәр хәзрәт инициативасы белән өлкә Җәмигъ мәчете каршында Хәйрия фонды уңышлы гына эшләп килә, ә динебезгә ярдәм булсын дип, үзе ул Абу Ханиф фондын булдырды һәм җитәкләде. Күп милләтле илебездә халыкара дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертеп килгәне өчен Үмәр хәзрәтне Россия Президенты 2004 елда Дуслык ордены белән бүләкләде. Ә бер ел элек өлкәбезнең рухи лидерын Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләгән иде.

Шулай ук Үмәр хәзрәтнең соавторлыгында чыккан «История исламских общин Нижегородской области» һәм «Бухарские воспоминания. 20 лет служения имамом» китаплары да Нижгар татарлары тарихында үзләренең лаеклы урыннарын таптылар. Ана телебез белән рус телен дә камил белгәнгә күрә, ул ике телдә дә үз фикерен киң җәмәгатьчелеккә ирештерергә сәләтле олы шәхес иде. Рухи тормышыбыз белән бергә, Үмәр хәзрәт иҗтимагый-сәяси хәлләр белән дә тирәнтен кызыксынып барды, Дәүләт Думасында чыгыш ясаган санаулы дин әһелләренең берсе булып тора ул. Шуңа аның шәкертләре арасында гади имамнардан тыш, югарырак казанышларга ирешкәннәре дә бихисап.

Төбәгезнең татар җәмәгатьчелеге менә шундый югары белемле, зур тәҗрибәле дин белгечен, рухи тормышыбызны аерым бер баскычка күтәргән һәм үз исемен алтын хәрефләр белән тарихка язып кадырган хөрмәтле милләттәш-якташыбызны (Т.Моклокасы) көтмәгәндә югалтты. Йогышлы явыз чир безнең арадан Үмәр хәзрәтне вакытсыз алып китү сәбәпле, мәрхүмнең хәләл җефете Зөһрә ханымның, бала-оныкларының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, ә Үмәр хәзрәтнең якты исемен, халкыбыз файдасына куйган игелекле гамәлләрен мәңге йөрәкләребездә саклаячакбыз.

“Туган як” газетасы коллективы, өлкә татар автономиясе һәм “Ак калфак” оешмасы, Нижгар татарлары конгрессы һәм “Туган як” татар мәдәнияте белән Татар милли үзәкләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*