tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» яшьләр үзәге конкурста катнашырга чакыра
«Идел» яшьләр үзәге конкурста катнашырга чакыра

«Идел» яшьләр үзәге конкурста катнашырга чакыра

«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче  7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша.

Бәйгенең максаты -Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

Оештыручылар:

– Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

– «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этапта үткәрелә:

I этап – 2020 елның 1 мартына кадәр бәйгедә катнашу өчен рәсемнәр җибәрелә;

II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү;

III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы төрле сәнгать композицияләре кабул ителә.

«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

2019 елны бәйгегә килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә республикабызның күпчелек районнарында узган иде. Кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыккан «Тылсымлы шарлавык» әкиятләр китабы өчен иллюстрация итеп кулланылды. Төрле елларда җиңү яулаган рәсемнәрдән торган күргәзмә узган елны Россиянең төрле шәһәрләрендә куелды: Төмән, Йошкар-Ола, Уфа.

Бәйгенең нигезләмәсе белән безнең сайтта танышырга мөмкин: www.mc-idel.ru

Өстәмә мәгълүмат: 8 (843) 231-81-54, Зөлфия

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*