tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Их, гармуннар уйный белсәм…
Их, гармуннар  уйный  белсәм…

Их, гармуннар уйный белсәм…

Уйный   беләләр шул гармуннарны безнең егет hәм кызларыбыз. Без моңа 28 февральдә Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Урта Шөн  мәдәният йортында узган төбәкара “Уйнагыз гармуннар” фестивален карагач тагы бер кат инандык,сокландык. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Ярата безнең халык гармун моңын, аерылмый ул аннан. Шулай булмаса  фестивальгә Нократ  аланы, Кызыл Алан бистәсе, Сосновка шәhәре, Мари иленнән, Яр  Чаллы  шәhәреннән  60 ка  якын гармун  осталары  һәм  җырчылар жыйналырлар  идемени.       Катнашучыларның  саны күп  булу  бер гажәпләнерлек хәл булса, уенчыларның осталыклары үзе икенче таң калырлык.

Үткәрелә торган чараларда күп вакыт осталарны тамашачыга ничек тәкъдим итү дә зур роль уйный бит. Ә Урта Шөндә  мона кытлык    юк.  Мәдәният йортының алыштыргысыз алып баручылары Гөлфия Шагиева белән Рамил Халимов  hәр башкаручыны  тамашачыга бик матур итеп тәкъдим итә беләләр. Бу юлы да ул шулай булды.   Фестиваль “Уйнгыз гармуннар” булгач, без гармунчылар чыгышын гына күрербез дип уйлаган идек. Ләкин тамашачы 3 сәгать буенча гармун гына тыңлап утырмады.

Программа шулкадәр уйлап төзелгән, ул халыкны ялыктырмый, чып-чын ял иттерә.Чөнки тамашачы гармунга кушылып жырлаган оста жырчыларны да тыңлый,ә күп вакыт гармунчы үзе уйный,үзе жырлый. Ә арада биючеләрнең дә күзләрне сокландыруы тамашачыга hич  тә ялыгырга  ирек  бирмәде. Барысы да мактауга лаек гармунчылар арасында Урта Шөннән Алберт Халимов, Нократ Аланыннан   Искаков Юрий,Сосмактан Рафил Хазиев, Яр Чаллыдан Таһир Исмагиловларнын уеннары аеруча аерылып торды. Малмыж районыннан Гәрәй Мәгъсүмҗанов   чын виртуоз гармунчы. Чарада катнашкан Шөн авылынын халыкчан гармунчысы Нурзидә Мөхәмәтдиновага да тукталып китми ярамас.Гомер буе колхозда чөгендер иккән, фермада сыер сауган 64 яшьлек ханымның бармаклары моң тамды да тамды. Ахырда залның аны аягүрә басып алкышлавы бу ханымнын нинди хөрмәткә  лаек икәнен сүзсез дә аңлата булса кирәк. Фестивальдә аерата урынны гармунчы ансамбльләр алып торды. Малмыж шәhәреннэн “Мирас” ансамбле, Ямул авылыннан “Ак калфак” ансамбле,Нократ Аланы шәhәреннән удмурт ансамбле  “Чипчирган”, Урта Шөннән  “Шөн гармунчылары”  ансамбле турында сөйләр өчен үзләренә бер язма кирэк булыр иде. Һәр ансамбльнең үз төсмере, үз матурлыгы. Ләкин “Шөн гармунчылары” ансамблен халык аерата алкышлар белән кабул итте.  Бу фестивальгә  кунак итеп Сосновка шәhәрендәге ятим балалар интернатынын балалар  чакырылган иде. Назга сусаган ятим балакайлар матур жыр hәм биюләре белән  халыкны шаккаттырдылар, рәхәтләнеп үзләре дә тамаша карадылар, бәйрэм иттеләр. Фасхутдинов Рәуф абыйлары тапшырган “татлы” приздан тубәләре күккә тиде.

Нургалиева Дамирә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*