tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумына багышланган матбугат конференциясе узды
II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумына багышланган матбугат конференциясе узды

II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова журналистлар өчен матбугат конференциясен уздырдылар.

Ринат Закиров форум үткәрүнең зарурияте, аңа баглаган өметләр, киләчәккә планнар турында сөйләде.

Алдагы беренче форум мондый күләмле булмаганын искәртте ул. Берничә (5-6) ел элек узган ул чарада  200-250 делегат җыелган булган.

Хәзерге вакытта хатын-кызлар хәрәкәте ныгыды, Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә ана телен, милли мәгарифне саклаучы, үстерүче дәүләт программалары кабул ителде, даими эш алып барыла. Һәм милли үзенчшлегебезне, телебезне саклауда гаиләнең, ананың роле гаять зур булганлыгы аерымачык күренә башлады. Балалар бакчасы, мәктәп гаиләдә бирелгән ана теле белеме, гореф-гадәтләр өйрәнү нигезен ныгыта һәм үстерә генә алалар.

Бүгенге көндә “Ак калфак” оешмасы һәм аның яңа сайланган җитәкчесе Кадрия Идрисова булган бүлекчәләрнең эшен торгызу, ныгыту, яңарту, өр-яңа бүлекчәләр ачу белән мәшгуль, Бу юнәлештә бик күп эшләр эшләнгән дә инде. Бу эш җирле татар милли оешмаларында яклау тапты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында махсус хатын-кызлар оешмалары белән эшләүче бүлек тә булдырылды. Хәзергә Татарстан районнарында 43, шәһәрләрендә-6, РФ төбәкләрендә -56, чит илләрдә 8 “Ак калфак” бүлекчәләре эшли. Алга таба башка урыннарда да аларны ачу эше алып барылачак.

Ринат Закиров фикеренчә, II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы яңа типтагы җыелыш булып үтәргә, яңа төр эшчәнлеккә импульс бирергә тиешле. Анда якынча 30 кешедән торган иҗтимагый совет төзү күздә тотыла, аның составына Кадрия Идрисова да тәкъдим ителәчәк. Киләчәктә татар хатын-кызлары форумнары ел саен үтәчәк дип планнаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*