tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар хатын –кызлар форумы
Бөтендөнья татар хатын –кызлар форумы

Бөтендөнья татар хатын –кызлар форумы

Татар дөньясында бүген зур бәйрәм! Бөтендөнья татар хатын – кызлары форумы. Форум икенче тапкыр уздырылуына карамастан  бүген мәркәзебез Казан үзәгендә, Г.Камал театры бинасында татар кызлары, апалары, ак әбиләре җыелган. Барлыгы 500 гә якын кеше. Монда, Татарстаннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, чит илләрдән дә,  үз милләте,  теле, мәдәнияты өчен җан атып йөрүчеләр.

Форум барышында  көн кадагына суккан  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  милли мөхиттә тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү; татар телендә белем алуның өстенлекле яклары; балаларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү; гаиләдә дәү әти-дәү әни һәм әти-әни тәрбиясе; инсанны тәрбияләүдә балалар китабының әһәмияте турында һәм башка тәрбия, әхлак, миллилек темасын яктырткан докладлар тыңланды.

Кайсы өлкә, кайсы ил вәкиле белән генә сөйләшсәң дә барысының    да теләкләре бер:  “Телебез, динебез, милләтебез югалмасын иде! Үзебезнең милли киемнәребезне киеп горурланып йөри алсак иде! Балаларыбыз, оныкларыбыз татар булулары белән горурланып яшәсәләр иде!” – диләр алар.

Форум барышында татар милли киемнәре, бизәкләрен халыкка җиткерүче күргәзмәләр эшләде!

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*