tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ильяс хәзрәт Җиһаншинга Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале!
Ильяс хәзрәт Җиһаншинга Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале!

Ильяс хәзрәт Җиһаншинга Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале!

Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе, Ульяновск өлкәсе Губернаторы ярдәмчесе Руслан Гайнетдинов Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга Губернатор Сергей Морозов исеменнән “Халыклар дуслыгы” медален тапшырды. Танылган эшмәкәр, татар милли хәрәкәтендә актив катнашучы күренекле зат, бу бүләкне тапшыру өчен, мәдрәсәгә махсус килде.

Ул, бүләкне тапшырыр алдыннан, Ильяс хәзрәтнең өлкә татарларының милли хәрәкәте оешу чорындагы хезмәтләрен югары бәяләп, хәзерге вакыттагы дини агарту чараларын үткәргәндә әйдәп йөрүен ассызыклап әйтте. Мәдрәсә эшләү дәверендә Ульяновск өлкәсеннән булган 100дән артык шәкертне укытып чыгарды. Ильяс хәзрәт Ульяновск өлкәсендә үтә торган төрли милли агарту чараларын үткәрерүдә тырышлык куя, үзенең гамәлләре белән өлкәнең төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.

Ильяс хәзрәт, үзенең хезмәтенә олы бәя биргән өчен өлкә Губернаторына, татар милли иҗтимагый оешмаларына рәхмәтен белдерде. Алга таба да шулай динебез, милләтебез, илебездә тынычлык мәнәфәгатьләрен истә тотып бергәләп эшләргә чакырды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*