enrutat
Баш бит / «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе: «Җырлап-биеп, уйнап-көлеп кенә телнең нечкәлекләрен өйрәтеп булмый»
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты  укытучысы» бәйгесе җиңүчесе: «Җырлап-биеп, уйнап-көлеп кенә телнең нечкәлекләрен өйрәтеп булмый»

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе: «Җырлап-биеп, уйнап-көлеп кенә телнең нечкәлекләрен өйрәтеп булмый»

Республиканың «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты  укытучысы – 2020» бөтенроссия  бәйгесе  җиңүчесе Альбина Яруллина Казанның 18 нче мәктәбендә укыта. «Караңгылыкны үттек, яктыга таба барабыз», – ди ул. Аның белән телнең киләчәге, бәйге һәм бүгенге укучылар турында сөйләштек.

–       Иң яхшы татар теле укытучысының шәһәр мәктәбеннән булуы аеруча күңелле…

–       Үзем турында:  «Мин иң шәп укытучы», – дип әйтә алмыйм. Бәйге финалына төрле район һәм шәһәрләрдән  20 укытучы үтте.  Аларның барысын да көчле укытучылар дип саныйм. Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәптә рус балаларына белем бирәм. Миннән еш кына: «Сез нинди фәннән укытасыз?»– дип сорыйлар. Кайберләре инглиз яки рус  теле, математика дип әйтүемне көтә. Моны аларның күзләреннән сизәм. Татар теле укытучысы дигәч: «Татар теле бетмәдемени әле?» – дип әйтеп куялар. Юк, бетмәде, бетәргә дә тиеш түгел, дим. Бездә рус һәм татар төркемнәре бар. Балалар татар телен  өйрәнергә үзләре теләп килә. Безнең төркемгә килегез, башкасына бармагыз, дип үгетләп йөрмибез. Димәк, әти-әниләр каршы түгел.

– Бүген  балаларны татар теленә, кагыйдә ятлатмыйча, җиңел итеп, уен формасында сөйләшергә  өйрәтергә кирәк, диләр.  Бу фикер белән килешәсезме?

– Килешмим. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп кенә телнең нечкәлекләрен өйрәтеп булмый. Башлангыч сыйныфта кагыйдә ятлатырга ярамый. Дәресләрне уен формасында уздырабыз. 5-6 сыйныфта инде программа катлаулана. Укытучы   олимпиадада катнашучыларны да  әзерләргә тиеш. Ел саен берничә укучым район күләмендә үткәрелүче ярышларда призер була.  Мәктәптә сәгатьләр саны болай да аз. Мәсәлән, бездә  татар теле һәм әдәбияты берәр сәгать керә.  Бу гына җитми. Әгәр шушы дәресләрне дә җыр-биюгә калдырсак, бернинди алга китеш булмаячак. Шуңа күрә дәресләрдә кагыйдә белән  уен формасы бергә кушылган ысулларны кулланырга тырышам. Рус һәм чит ил әдәбиятын яратып укыйм. Балаларымнан  да бу хакта кызыксынам. Яшьләргә кызыклы булган әсәрләрне укып, алар белән  фикер алышабыз. Укытучы бер урында гына таптанмыйча, киңкырлы булырга тиеш.

–       Төшенкелек уздымы инде?

–       Быел 1 нче сыйныфка керүче балалар арасында татар телен сайлаучылар күп. Менә шуңа сөенәм. Рус яки башка милләт балалары да татар теле белән кызыксына.  2017 елда төшенкелеккә бирешкән идек, әмма ыгы-зыгы үтте инде. Барыбыз да тынычландык.  Балалар арасында яхшы итеп шигырь сөйләүчеләр дә, олимпиадаларда катнашучылар да, дәрескә яратып керүчеләр дә бар. Туган телне әти-әниләр гариза буенча сайлый. Монда укытучының дәрәҗәле булуы да зур роль уйный. Укытучы үзен яраттыра белергә тиеш. Хәзер мәктәптә үз эшенә бирелгән милләтпәрвәр булган укытучылар гына калды. Кайбер хезмәттәшләребез география, җәмгыять белеме  фәннәре,  башлангыч сыйныф укытучылары булып эшләү өчен кабат белемен күтәрде. Аларны гаепләп тә булмый: гаиләләрен, туендырасы, балаларын үстерәселәре бар.  Иң караңгы минутларны уздык инде, җайлашуга таба барабыз. Рус халкының: «Иң караңгы төн – таң алдыннан» дигән мәкале бар.   Алда бар да яхшы булыр дип ышанам.

– Туган тел – сезнең өчен нәрсә ул?

– Туган тел минем өчен ниндидер охшашлыклар, тәэсирләр…  Ул минем – әти-әнием, дәү әти-дәү әниемнең теле.  Ул минем өчен – бәйрәмнәр. Мин аны аңлатып бетерә алмыйм. Удмуртиянең Ижау шәһәрендә тусам да, 6 яшьтә гаиләбез Апас районының Югары Ындырчы авылына күченгән. Сыйныф җитәкчебез татар теле укытучысы булгангамы, татар теле безнең өчен иң яраткан фән иде.  Туган тел – беренче укытучым… Мин журналист булырга хыяллансам да, татар теле һәм әдәбияты юнәлешен сайладым һәм моның өчен үкенмим.

– Татар телен белмәгән кешене, әнисенә карата хөрмәте дә шуның кадәр генә, дигән чагыштыруларны ишетергә туры килә. Тел һәм ана… Бүген бу төшенчәләр бер-берсеннән күпкә аерыламы?

– Телне яратмаган кеше әнисен яратмый дип әйтә алмыйм. Дөрес сүзләр түгел бу. Бәлкем, ул читтә яшәгәндер, аның өйрәнергә мөмкинлеге булмагандыр.  Әти-әнисе белеп тә, баласы белән сөйләшмәгәндер. Татар телен атнага 6 сәгать укыткан чаклар да булды. Артык күп булса да, теләсә кайсы фән балаларда нәфрәт уятырга мөмкин. Шуңа күрә чама хисе дә булырга тиеш.

– Телебезне саклап калу – бары тик татар халкы эше. Аны бер кеше дә читтән килеп якламаячак.  Соңгы вакытта татар зыялылары мөнбәрдән әнә шушы сүзләрне еш әйтә башлады. Телне ничек сакларга соң?

–       Телне саклау бер татар теле укытучының гына бурычы түгел. Алайса, барысын да мәктәпкә аударып калдыралар. Балалар бакчасы, мәктәп, телевидение, җырчылар, җитәкчеләр дә үз өлешен кертергә тиеш. 2017 елга кадәр «Шаян» ТВ каналы кайда булган? Игълан такталарында рус теле янәшәсенә татарчасын да язып куйсыннар. Туган телне бергә саклаганда гына үсеш булачак.

–       Туган тел укытучысы буларак, сезне ниләр борчый?

–       Дәреслекләр мәсьәләсе борчый. Рус балалары өчен татар теле әсбапларын камилләштерделәр, ләкин әдәбият дәреслекләрен гадиләштерергә кирәк. Бигрәк тә югары сыйныфларда тормышка өйрәтә торган җиңелрәк әсәрләрне кертергә кирәк.  Әдәбият  мәдәниятне, менталитетны аңлатырга ярдәм итә.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*