enrutat
Баш бит / Ислам берләштерә дә, дөньяга да таныта!
Ислам берләштерә дә, дөньяга да таныта!

Ислам берләштерә дә, дөньяга да таныта!

Уфада конфессияара татулыкны ныгыту һәм үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган зур чара үтте

Башкортстан милли төрлелек буенча илдә икенче урында тора. 100дән артык милләтне берләштергән республикабызда һәрвакыт дуслык, туганлык хөкем сөргәнгә Русиянең көчле, барлык яклап та үсешкән төбәге булып калабыз. 28-30 ноябрьдә Уфада үткән “Русия — Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең еллык утырышына илнең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар да моны ассызыклады. Чит илләр вәкилләре дә чараның зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.

Исламда хезмәттәшлек итүне оештыру буенча Русиядәге вәкил Рамазан Абдулатыйпов бу башлангычның барлыкка килүе турында сөйләде. Русиянең әлеге юнәлешкә зур теләк белән кушылуы — милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең арытаба ныгуына булышлык итә.

Исламда хезмәттәшлек итү оешмасы булдыруга быел 50 ел. Ни өчен бу диндә генә шундый оешма барлыкка килгән соң? Аңа нигез салынган елларда чит илләрдә мәчетләргә һөҗүмнәр, мөселман илләренең үзара дош­манлашуы күзәтелгән. Оешма Ислам динен чыннан да яңа баскычка күтәрә. 2005 елда аның яңа эш планы төзелә.
Чарада катнашучылар оешма илләрнең төрле өлкәдә хезмәттәшлеген үстерүгә булышлык итүен дә ассызыклады.

Утырышның икенче көнендәге пленар өлештә республика Башлыгы Радий Хәбировның чыгышында милләтләр арасындагы дуслыкның халыклар арасында үзара тынычлык саклауга гына түгел, төбәкнең икътисади, социаль, мәдәни, сәяси үсешенә дә зур йогынты ясавы турында сүз барды.

— Конфессияара татулыкны ныгытуда Исламның өлеше зур. Бездә 100дән күбрәк милләт вәкиле яши. Бездә мәдрәсәләр барлыкка килгәннән алып шушы дуслыкны саклау, динне үстерү максаты алга куелган. Мондый чараның Уфада үтүенә чиксез шатмын. Безгә үзебез турында белдерүгә дә, Ислам дөньясына үз өлешебезне кертүгә дә булышлык итә бу чара, — диде Радий Хәбиров.

Шушы ук фикерне Татарстан Президенты һәм “Русия — Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов та дәвам итте. Тәүдә ул ил Президенты Владимир Путинның чарада катнашучыларга сәламләү хатын укып ишеттерде. Анда Владимир Владимирович мөселман­нарның илдә тоткан урынын, әлеге оешманың конфессияара дуслыкны ныгытудагы эшчәнлеген югары бәяләгән, бу утырышның тагын да яңа башлангычларга юл ачачагына ышаныч белдергән.

— Төркемнең төп эше — Русиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген дәвам итү. Без бу җәһәттән заманча үсешергә тиеш. Илләр үзаллылыкка тартыла. Бу җәмгыятьнең үсешен күрсәтә. Без террорчылыкка каршы көрәштә, яисә экологик проблемаларны хәл итүдә генә түгел, икътисадны үстерүдә, космонавтикада яңарышлар булдыруда һәм башкаларда да юл сала алабыз.

Русия төбәкләрендә халыклар дус, тату яши. Мәсәлән, Дагстан илдә иң күпмилләтле төбәк булып санала. Чечня — шулай ук күпмилләтле республика. Башкортстан да бу җәһәттән илдә алдынгы урыннарда. Без һәр җирдә конфессияара дуслыкны үстерергә бурычлы.
Татарстанда да диннәрне үстерү буенча төрле эшләр җәелдерелгән. Мәчетләр, чиркәү­ләр бер үк темп белән төзелә, дини укулар оештырыла, — диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул бу чараның Башкортстанны дөньякүләм таныту өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка аны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Республиканың дөнья күләмендә конфессияара, халыкара дуслык булдыруда үрнәк күрсәтүен ассызыклады.
Чара кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалинга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файлларын тапшырды.
— Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгән. Халыкларыбызны бер дин берләштерә, тамырларыбыз уртак: тарих, тел, мәдәният. Без бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз. Татар һәм башкорт телләренең кардәшлеген, шулай ук мәдәния­тләрнең, мәзһәб һәм гакыйдәнең уртаклыгын исәпкә алып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күп кенә башлангычлары Башкортстан мөсел­маннары өчен гамәли әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бәлки, Татарстан мөфтиятенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзер­ләп бастыруда тәҗрибәсе файдалы булыр, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин. Файллар Башкортстан өммәте файдасына алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен тапшырылды. Фундаменталь хезмәт Татарстан мөсел­маннары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күргән. Коръән мәгънә­ләренең Татарстан мөсел­маннары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең синтаксик конструк­циясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Айнур хәзрәт Биргалин Камил хәзрәт Сәмигул­линга һәм Татарстан Диния нәзарәтенә Башкортстан мөфтияте белән хез­мәттәшлек, ике республика мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта…

“Русия – мөмкинлекләрне киңәйтү” Русия Ислам икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ислам икътисады принципларының безнең өчен якын һәм аңлаешлы булуын билгеләде.

Республика Башлыгы әйтүенчә, Башкортстан Ислам дөньясы белән икътисади партнерлыкны актив үстерә.
— Бездә хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык шартлар бар. Болар — уртак инану, дин, мәдәни һәм рухи традицияләр, безнең халыкларның охшаш менталитеты, шулай ук эре банклар һәм предприятиеләрнең партнерларыбыз булуы, хезмәт һәм матди ресурслар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шундый фикер белдерде, ул Ислам икътисадының дөнья икътисадының аерылмас өлеше икәнлеген билгеләде.
— Русия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының күзәтүчесе булып тора. Бәлки, ил төбәкләрендә Ислам финанславы хезмәтләренең һәм продуктларының ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен Русия Федераль партнер банкы булдыру турында уйларга кирәктер, — диде ул.
Гөлия Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*