tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Дәрдмәндкә багышланган конференция халыкара масштабта оештырылды
Истанбулда Дәрдмәндкә багышланган конференция халыкара масштабта оештырылды

Истанбулда Дәрдмәндкә багышланган конференция халыкара масштабта оештырылды

Татар шигъриятенең күренекле вәкиле – фәлсәфәче шагыйрь Дәрдмәнд, (Мөхәммәтзакир Рәмиев) тууына 160 ел тулу уңаеннан, Төркиянең Истанбулдагы Мәрмәрә университетында махсус конференция белән искә алынды. Биредә төрле илләрдән вәкилләр катнашты.

“Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында Рәмиевләр гаиләсенең тоткан урыны” дип аталган фәнни җыенда Төркиянең Кавказ университеты доценты Чулпан Зарипова-Четин, Инөнү университеты филология фәннәре профессоры Рамилә Яруллина Дәрдмәнд иҗаты һәм шигырьләрендә туган ил һәм милләт төшенчәләре турында фәнни доклад белән чыгыш ясадылар.

Рәмиевләр гаиләсе дәвамчысы, әдәбият галиме Гөнүл Пултар Рәмиевләр нәселенең шәҗәрәсе белән таныштырды, Рәмиевләр гаиләсеннән чыккан күренекле шәхесләр хакында сөйләде. Мәрмәрә университеты Төрки дөньяны тикшеренүләр институты хезмәткәре, тарих һәм политология фәне белгече Ләйсән Шаһин Рәмиевләр гаиләсе хакында доклад белән чыкты.

Анкарадан килгән яшь татар галиме Ильяс Мифтахов “Рәмиев бертуганнарның татар матбугатын үстерүгә керткән хезмәтләре” дигән темага чыгыш ясап, “Вакыт” гәҗите һәм “Шура” журналлары турында киң мәгълүмат бирде.

Җыенда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Марат Гыйбатдинов, Ләлә Мортазина, Финляндия татарлары җәмгыяте вәкиле, галим Окан Даһәр, Башкортстанның танылган опера җырчысы, җәмәгать эшлеклесе Марат Шәрипов һәм Рәмиевләрең Россия һәм Төркиядә яшәүче туганнары катнашты.

Фәнни җыен Дәрдмәнд сүзләренә язылган җырлардан һәм аның шигырьләреннән торган концерт-тамаша белән төгәлләнде.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*