enrutat
Баш бит / Итек басучы Галимҗановлар: «Йон керешсә, итегең әйбәт чыга»
Итек басучы Галимҗановлар: «Йон керешсә, итегең әйбәт чыга»

Итек басучы Галимҗановлар: «Йон керешсә, итегең әйбәт чыга»

Тырышлык булса, авылда менә дигән итеп, күпләрне сокландырырлык итеп яшәп була! Зур Кукмара авылында яшәүче Галимҗановлар – Садыйковлар гаиләсе белән танышкач, әледән-әле әйтелә торган сүзләрне тагын бер кат кабатладык һәм чын күңелдән сокландык.

25 яшь кенә булуына карамастан, бар эшне дә булдыра торган Марсель Садыйковка карап күңел сөенде ул көнне. Итек тә баса, мини-трактор да ясый, йорт түбәләре дә яба яңа танышыбыз. Тик менә бик күп эш кешеләренә хас булганча, сүзгә саранрак булып чыкты ул.

– Сүз сөйләгәнче, эшләп күрсәтү миңа күпкә уңайлырак, – дип елмайды Марсель, тыйнак кына. – Тимер-томыр, техника – менә анысы минеке инде! Төп эшемнән бушаган арада ике атнага бер мини-трактор җиткерәм. Кешегә кирәксезгә әйләнгән тимер-томырдан ясыйм мин аларны. 5 елга егерме трактор ясап саттым. Вакыт юк бит, апай. Тагын да күбрәк өлгертеп булыр иде аны. Йорт та салабыз бит әле.

Иң арзан торган мини-тракторын 80 мең сумга саткан. Тагын бер һөнәре бар икән әле Марсельның: кышын кардан зур сыннар ясый ул. Башка районнар да чакыралар икән үзен.

Әлеге эшләрдән тыш, гаиләнең тагын бер бик матур һөнәре бар: буыннан-буынга итек басалар. Марсель да итек басу серләренә кияү булып килгәч өйрәнә. Аның серләренә хатыны Алиянең әти-әнисе төшендергән. Сүз уңаеннан, яшь гаиләнең ике баласы бар. Марсель белән Алия 14-15 яшьлек чакларында ук танышканнар да биш ел элек гаилә корганнар.

Бүген зур, ике катлы йортта 82 яшьлек әби, аның улы Раил һәм килене Рәмзия, аларның балалары (ягъни тагын ике яшь гаилә), өч онык яши. Якты, нурлы, җылы һәм искиткеч рәхәт аларда. Бер үк көнне аваз салып, бер үк көнне төп нигезгә кайткан ике бәбиле йорт башкача була да алмый торгандыр ул. Ике яшь гаиләгә ике йорт җиткезеп киләләр. Мондый зур эшкә тәвәккәлләп алынып, башкарып чыгар өчен дә никадәрле тырышлык, «булдырабыз» дип яши белү кирәк бит.

– Мин монда килен булып төшкәндә, урамыбыз белән итек басалар иде. Акрын гына ирем белән бергәләп үзем дә өйрәндем, – ди Рәмзия апа Галимҗанова. – Инде ул вакытларга да 25 ел узып киткән. Аның каравы, урамыбызда бездән башка бер итек басучы калмады. Заманында өй саен итекче иде югыйсә.

Итек басуның хикмәте нидә соң? Барысы да йонда икән ләбаса.

– Йонны авыллардан җыябыз. Аны язныкын – язга, көзнекен көзгә аерабыз. Итек өчен көзге йон булу кирәк. Йонны башта тетәбез, аннан соң түшибез, тәгәрәтәбез. Түшәүне әни башкара. Аннан соң әти белән Марсель итекне баса. Буягач, итекне мичкә киптерергә куябыз. Энем дә бик ярдәм итә. Кыскасы, бу – безнең уртак бизнес, – дип эш тәртибе белән таныштырды Алия.

– Теләгең булса, барысына да өйрәнергә, төшенергә була, – дип аның сүзен куәтләде әнисе Рәмзия апа. – Йоннан күп нәрсә тора. Ул көзге, чип-чиста булырга тиеш. Йон керешсә, итегең әйбәт чыга. Язгы йон кушмыйбыз, чөнки ул итекне җәя. Безнең кислота белән дә эшләгән юк. Ул итекне катыра. Без инде кара итек түгел, буямый торганны басабыз. Итеккә ихтыяҗ зур. Мең кием булса да, берсе дә калганы юк. Тәүлегенә унышар итек баскан көннәребез бар.

Чыннан да сорау бик зур, ди алар. Клиентлары Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да бар.

– Менә хәзер сезон башлана. Аның вакыты ике-өч ай инде. Итекләрне 700 – 1000 сумнан сатабыз. Бер сезонга ким дигәндә 300 мең сум табыш кертәбез, – ди тырыш гаилә.

Галимҗановлар – Садыйковлар гаиләсе күпләп терлек тә асрый. Алты савым сыерлары гына бар. Сөт ризыкларын өйдән килеп алып китәләр. Сөтен, каймагын, эремчеген, кортын көннекен көнгә алып бетереп баралар, ди алар.

– Итек сораучылар кимеде, дигән сүзгә аптырыйбыз инде без. Элек тә, хәзер дә шул ук күләмдә басабыз. Элек җәен дә, көзен дә эшли идек. Ел әйләнәсе туктаган булмады. Хәзер, Аллага шөкер, ярдәмчеләребез бар. Балаларга: «Эшкә урнашыгыз», – дибез. Алар: «Сез беркемнән дә ким тормыйсыз бит әле. Без дә тырышып яшәячәкбез», – диләр. Менә шулай бергә тырышып, матур итеп яшибез, – дип шөкер итә Рәмзия апа. – Мин үзем дә 27 ел каенанам белән торам. Балалар да кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсте. Кияү белән киленебез дә тырышлар. Бездә «бусы – синең, монысы минем эш» дигән бүленеш юк. Аллага шөкер, эшләгәч, муллыкта яшибез.

Зөһрә Садыйкова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*