tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмый
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмый

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмый

2020 елның 19-21 март көннәрендә уздырылырга тиешле IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячак. Бу коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында кертелгән махсус режим белән бәйле.

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелә. Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

Искәртеп узабыз, IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыюны күздә тота иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*