tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе узачак
Казанда Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе узачак

Казанда Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе узачак

18 март көнне Казан шәһәрендә мөһаҗир шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, журналист Шиһап Нигъмәтинең “Әй, татарым, әй, син – җаным!” дип аталган шигырьләр китабы презентациясе үткәрелә. “Мәскәү Татар Штабы” ярдәме белән әлеге китап 200 данәдә нәшер ителде.

Китап туен “Мәскәү татар Штабы” белән берлектә Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге оештыра. Презентация Казан кооператив институтында (Ершов урамы, 58) 14:00 сәгатьтә узачак. Чарада татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең якташлары, туганнары катнашачак. Әлеге очрашу Халык санын алуга һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Шиһап Нигъмәти – татар журналисты, публицист, мөһаҗир татарлар арасында билгеле шәхес.

Шиһап Нигъмәтинең латин язуындагы текстларын хәзерге графикага күчерүче, аңлатмалар бирүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы – профессор Хатыйп Миңнегулов.

tatar-shtab.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*