tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыенына багышланган пресс-конференция узды

Изге Болгар җыенына багышланган пресс-конференция узды

Бүген 16 июль көнне “Татар-информ” Мәгълүмат агентлыгында Изге Болгар җыенына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин килгәннәр иде.

Үз чыгышында Данис Шакиров Изге Болгар җыенында IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына 70 регионнан килүче 1100 делегат, шулай ук Россия регионнарындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм 28 чит илдән милләтәшләребез, дин кардәшләребез катнашачагы турында хәбәр итте. Татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән Изге Болгар җыены бер-берсе белән аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып, милләттәшләребезне берләштереп торуы турында да искәртте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*