tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Ижауда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Ижауда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Ижаунын Үзәк мәчетендә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйдылар. Шәйхенур ага Муллин – араларында ут-су кичкән бердә-бер ветеран. Ике ел фронтта була, ике тапкыр каты яралана. Мине әнием догалары саклап калгандыр, ди ветеран. Хәрби комитеттан чакыру килгәч, әнисе керфек какмый төн буе янында утырып чыга, ә апасы кесәсенә нигезләреннән бер уч туфрак салып озата. “Аяк астында снаряд шартлап исән калдым, беркем ышанмас”, ди ветеран.

Балачаклары фронт өчен хезмәттә үткәннәрнең үз хатирәләре. Әнәс Хәбибуллин колхозда эшли, кышын – чана, җәен – арба тарттым, ди. Бер абыйсы сугышта һәлак була. Мансура Рахмаева Можгада фельдшер-акушерлык техникумында укый, төннәрен яралы солдатларны карый. Корал тотарга өйрәттеләр, винтовкалардан әле дә җилкәләр авырта кебек икән. Фронтка китәргә вагоннарга төялгәч, сугыш бетте дигән хәбәр килде, ди.

Шулай дәһшәтле елларны искә алдылар, һәлак булган әтиләре, абыйлары рухына дога кылдылар. Үзәк мәчеттә ветераннарны шулай икенче ел җыялар, бүләкләр тапшыралар

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*